Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума әфгән һероинына каршы көрәшергә чакыра


Русия Думасы дөнья җәмәгатьчелеген наркотикларның таралуына каршы чаралар күрергә чакырган белдерү кабул итте. Бигрәктә Әфганстаннан чыккан наркотиклар таралуын туктату кирәклегенә басым ясала. Бу белдерү БМО һәм НАТОга җибәреләчәк. Быел Русиядә Әфганстанда җитештерелгән бер ярым тоннандан артык һероин табылган. Бу хакта наркотик әйләнешен контрольдә тоту дәүләт идарәсе башлыгы Виктор Иванов хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG