Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чабаксарда такырбашлар милициягә һөҗүм иткән


Чуашстан эчке эшләр министрлыгы такырбашларга каршы җинаять эшен ачты. Алар Чабаксар каласында милиция булегенә һөҗүм иткән булган.Чабаксарда 3 кеше кулга алынган.

Беренче мәгълүматларга караганда, 5 май иртәсендә бер төркем такырбашлар милиция бүлегенә яна торган мәтдә салынган пакетлар ташлаган булган.

Милиция бинасы яна башлаган, яңгынны үтеп баручы кешеләр сүндергән. Тикшерүчеләр, такырбашларның гамәлләрен 5 майга билгеләнгән “Үч алу” көне белән бәйли. Бу вакыйганы Чуашстан эчке эшләр министрлыгының экстремистлык белән көрәш бүлеге дә тикшерә. Тоткарланган яшь кешеләрнең фатирларында тентү үткәрелгән, дип хәбәр итә "Коммерсант" газетасы.
XS
SM
MD
LG