Accessibility links

Татарстан хосусый хуҗалыкларга ярдәм итмәкче


Татарстан президенты якын арада хосусый хуҗалыкларга ярдәм программасының башлануы турында игълан итте.

Хуҗалыклар тапшырган сөтнең һәр литрына Татарстан хөкүмәте 2 сум өстәп түләргә җыена. Бу хакта Минтимер Шәймиев районнар буйлап сәфәрдә йөргәндә әйтте.

Бу тәртип 15 майдан башлап 4 айга кертелә.

Президент сүзләренчә, федераль хакимиятләр сөт җитештерүче аерым хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG