Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары уку йортларында ришвәтчелек арта


Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты доценты Шамил Шиһаповка җәза чыгарды.

35 яшьлек Шамил Шиһапов 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук бу еллар дәверендә ул укыту эше белән дә шөгыльләнә алмаячак. Әлеге эшне прокуратура 1 ай элек мәхкәмәгә җибәргән иде.

Тикшерү эшендә язылганнарга караганда, Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының математика һәм информатика факультеты доценты Шамил Шиһапов 2008 елның 26 сентяберендә тарих факультетында укучы студенттан белемен тикшермичә генә зачет куяр өчен 3 мең сум акча алган.

Прокуратура вәкилләре сүзләренчә, Шиһапов җинаять кодексының 290 маддәсе нигезендә гаепләнә. Аңа каты җәза - 7 елга төрмәгә утыру карары чыгарылырга тиеш иде. Әмма гаепләнүчегә карата йомшак җәза бирелгән. Белгечләр сүзләренчә, җәза чыгарганда алар Шиһаповның ике кечкенә баласы булуын да исәпкә алган. Моннан тыш гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тикшерү эшен алып барганда теләктәшлек күрсәткән. Бу шулай ук җәзаны йомшатты, ди прокуратура вәкилләре.

Эчке эшләр министрлыгының икътисадый хокук бозуларга каршы көрәшүче идарә хезмәткәрләре исә, елдан ел югары уку йортларында ришвәт алу очракларының артуын искәртә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу елның 4 аенда гына да 69 ришвәт алу очрагы теркәлгән, 23 җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG