Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Идел-Уралдагы демократия тикшерелә


7 майда Төркия башкаласы Әнкарада “Үткәннән бүгенгәчә Идел-Урал төбәгендәге кеше хокуклары һәм демократия” дип аталган панель сөйләшүе үткәреләчәк.

Аны “Төрек учаклары” ("Türk Ocakları") иҗтимагый-сәяси оешма оештыра. Татарларның сәяси язмышы белән бәйле бу гыйльми чарада Орхан Кавунҗу, Абдуллаһ Гүндогду, Саадетдин Гүмәч, Мәртһан Дүндар кебек төрек галимнәре тарафыннан “Казан ханлыгы җимерелгәннән соң XX нче гасыр башына кадәрге чорда Идел-Урал төбәгендә үзаң”, “Солтангалиев һәм төрек дөньясы”, “Ерак Көнчыгыш татарларының сәяси һәм мәдәни тормышы” кебек темаларга докладлар тәкъдим ителәчәк.

Анда Татарстаннан язучы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрамованың, АКШтан җәмәгать эшлеклесе, галим Вил Мирзаяновның да катнашулары көтелә. Әдәбият белгече Роза Корбанның һәм тарих галиме Иклил Корбанның башлап йөрүләре белән әзерләнгән панельне “Төрек учаклары” гомуммөдире Нури Гүргүр ачып җибәрәчәк.

Фәүзия Бәйрәмованың “Идел-Урал корылтае” дигән темага доклад укуы көтелә. Вил Мирзаянов исә “Татар милли азатлык хәрәкәтенә АКШтан караш” темасына чыгыш ясаячак. Иклил Корбан “XX нче гасыр башында Идел-Урал конфедерациясе дәгъвасы”н яктыртачак.
XS
SM
MD
LG