Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия үз дипломатын күзләүдә гаепли


Грузия хакимиятләре элекке дипломат Вахтанг Маисалияне кулга алды. Аны чит ил күзләү хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйткәнчә, НАТО департаментында эшләгән, Грузиянең НАТОдагы вәкиллегендә хезмәт иткән элекке дипломат Вахтанг Маисалия сишәмбе көнне кулга алынган булган.

Президент Саакашвили телевидениедәге чыгышында, Маисалия Русия күзләү хезмәтләре белән хезмәттәшлек иткән һәм августтагы сугыш вакытында Грузиягә шактый зыян салган, дип белдерде.

Эчке эшләр министрлыгының вәкиле Утиашвили, бу кулга алу кичәге хәрби бүлектәге фетнә белән бәйле түгел, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG