Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ихлас” манаралы булачак!


Уфаның “Ихлас” мәчете, ниһаять, манаралы булачак. Заманында кинотеатр булган бинада урнашкан мәчетнең әлегә кадәр зур манаралары юк иде.

Мәчетнең ике манарасы булачак. Аларның нигез ташларын салу чарасы узды. Нигезгә Хаҗга баручылар Гәрәфәт тавыннан алып кайткан таш һәм алтын ком салып калдырылды. Болар хакында мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт Галләмов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Русиядә мондый манара юк, аның биеклеге 41 метр булачак. Аның өлгесен Кол Шәриф мәчете өлгесен эшләүче архитекторларның берсе - Рифкать Билалов эшләгән. Мәчет урнашкан җир тау битендә, анда карст куышлыклары да күп булуы билгеле. Шуңа манаралар төзеләчәк урында җир 75 метр тирәнлеккә кадәр тикшерелгән.

Нигез ташы салу чарасына сугыш ветераннары да чакырылды һәм аларны котлау оештырылды. Бүләкләр тапшырылды.
XS
SM
MD
LG