Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаиның намзәтләр исемлеге тәнкыйтьләнде


Карзаи вице президенты намзәте Фәхим Хан һәм Кәрим Халилине такъдим итә
Карзаи вице президенты намзәте Фәхим Хан һәм Кәрим Халилине такъдим итә

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи август аенда узачак президент сайлавына намзәтлеген игълан итте. Ә вице президентлык намзәте исемлеге ризасызлык уятa.

Әле тынычлык урнаша алмаган Әфганстанда, Карзаиның президент сайлавында катнашырга теләве халыкны шаккатырмады.

"Озак фикер алышудан соң, Әфганстан халкының киләчәге һәм мәнфәгате өчен Әфгантан президентлыгына яңадан намзәт булырга карар кылдым. Шулай итеп, халкыма тагын да яхшырак хезмәт итәчәгемә ышанам", дип намзәтлеген игълан итте Карзаи.

Ләкин вице президентлыкка намзәтләр исемлеге күпләрне аптырашта калдырды. Карзаи ярдәмчеләрен игълан иткәндә: "Президентлык вазифасында миңа Марашаль Фәхим Хан һәм Кәрим Халили булышыр", дип әйтте.

Ләкин Марашал Фәхимнең исеме җәмәгатьчелек арасында канәгатьсезлек тудыра. Моның сәбәбе аның элекке гамәлләренә бәйле. Фәхим хәрби башлык булган елларында агрессив адымнары белән танылды.


Кеше хокуклары оешмасы борчу белдерә

Аның президент ярдәмчесенә намзәт булу хәбәренә, хәтта Глобаль халыкара күзәтү оешмасы да каршы чыкты.

Human Rights Watcһ оешмасының Азия бүлеге башлыгы Брад Адамс Фахимне кеше хокукларын бозуда, канунсыз мал ташучыларга ярдәм итүдә гаепли.

"Фәхимнең хакимият сафларына керүе, ил тәрәккыятенә зур зыян кетерер", дип фаразлый ул. Шулай ук Адамс Фәхимнең илдә сугыш башлануда зур роль уйнавын һәм сугышта күп әфганнарның үлемендә аның җаваплылыгы булуын искә төшерә.

Халыкара оешмалардан кала, әфганнар арасында да борчу бар икән. Бу турыда сәясәт белгече Һаҗи Сәед Дауд әйтте: "Халык әле дә кулында канунсыз кораллар булган, хәрби көч белән янаган сугыш башлыкларының хакимияткә китерелүенә борчыла. Аларга рәсми көч бирелсә, илдә тагын тотрыксызлык хөкем сөрәчәк. Ләкин бу хәл Карзаины бер дә кызыксындырмый, ул сайлауда җиңүне генә уйлый", ди ул.

Оппозиция карарсыз

Сайлау чаралары тиздән башланачак. Ләкин оппозиция партияләре әле үз намзәтләрен билгели алмаган. Оппозициядәге бу таркаулык исә, Карзаиның яңадан сайлану мөмкинлеген арттыра. Президентлыкка намзәт исемнәрен билгеләү тәмамланганда, Карзаи белән көндәш булырлык кешеләр күренми.

Әйтергә кирәк, 2001 елда Талибан режимы җимерелү белән Әфганстан хакимияте башына килгән Карзаи, 2004 елда илдә беренче тапкыр демократик шартларда узган сайлауда президент булып сайланган иде.
XS
SM
MD
LG