Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:21

"Дөньядагы иң яхшы эш" өчен бәйге тәмам. Квинсленд штатының туризм идарәсе 34 мең нәмзәт арасыннан Британия кешесе Бен Саутхоллны сайлап алды.

Зур каршылык рифлары төркеменә кергән Хэмильтон утравы караучысы урыны өчен үткәрелгән бәйгедә 34 яшьлек Бен Саутхолл җиңде. Шуш эшкә 34 мең кеше дәгъвә иткән булган.

Финалга чыккан нәзмәтләр арасында Русиядән дә бер кыз булды, әмма ул бәйгедән төшеп калды.

Квинсленд штатының туризм идарәсе җиңүчене төрле катлаулы сынаулар үткәргәннән соң гына сайлап алды. Саутхолл хәзер 6 ай буе океандагы утрауда яшәргә, суга керергә, фото төшерергә, балыкларны ашатырга, җирле халык белән аралашырга тиеш була. "Дөньядагы иң яхшы эш" өчен бер елга 110 мең доллар түлиләр.

Саутхолл, җиңү турында игълан ителгәннән соң : "Квинсленд штатының туризм усеше программасында катнашу минем өчен зур дәрәҗә. Мин ышанычны акларга тырышырмын", дип әйтте.

Квинсленд хакимиятләре бу бәйгене Австралия табигатен таныту максатында да оештырды. Бу бәйгедә җиңгән Саутхолл эше турында интернетта көндәлек алып барырга тиеш була.

Шуның белән бергә, бәйгедә катнашкан 34 мең кеше аша, бу хакта язган мәгълүмат чаралары ярдәмендә дә бу утраулар халыкара дәрәҗәдә танылды инде.

XS
SM
MD
LG