Accessibility links

Сугыш татарның бихисап асыл затын суырып алды


Татар әдәбияты фронтта да зур югалтуларга дучар булды. Шунысы гына беркадәр юаныч бирәдер: яшәү сәләтен барыбер югалтмый әле мәдәниятыбыз.

6 майда “Яңа гасыр” каналы аша Индус Таһиров үзенең “Кара-каршы” тапшыруында Ринат Харис белән әңгәмә корган иде. Сүз, нигездә, Фатих Кәримнең аянычлы язмышы турында барды. Чынлап та, бу фидакарь затның 9 майга кадәр санаулы көннәр генә калгач һәлак булуы аеруча гыйбрәтледер.

Үзең турында уйлама, илең турында уйла.
Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

Сугышка кирәге чыккач кына, төрмәдән чыгарылып, фронтка җибәрелгән бу асыл затның үз Ватанына мондый мәхәббәтенә тиңнәр табу да кыендыр.

“Мине бер генә мәртәбә ялгыша” дигән гыйбарә бар. Лейтенант Кәримев 1945 елның 19-нчы февралендә – 9 майга кадәр санаулы көннәр калгач кына “ялгыша”. Нибары 36 яшендә. Әйе, аның гомере озын – тик халык хәтерендә генә шул…

Ирексездән, 1990 елда “Социалистик Татартсан” гәзитендә чыккан бер язма искә төшә. Канаш станциясендщ 2 поезд очраша: Казан ягына урыс язучылары бара, Мәскәү ягына – татар язучылары.

Үзара танышлар икән. Менә ниндирәк әңгәмә булып алган.

- Сез кая барасыз?

- Без фронтка, илне сакларга. Ә сез?

- Безне партия кушуы буенча тылга җибәрделәр, халыкны мобилизацияләү өчен.

Ничек халыкны мобилизацияләгәннәрдер инде – безгә караңгы. Хәер, “Хождения по мукам” – “Михнәтле заман” дигән гражданнар сугышы турындагы трилогиясе белән киң танылган Алексей Толстойның сугышка керткән өлеше беркадәр мәгълүм. Аның Ульян каласындагы “Волга” исемле кунакханәдә яшәгәндә язылган “Русский характер” дигән мәкаләсен, “Правда” гәзитеннән күчереп, барча фронт гәзитләре дә бастырып чыгарганнар. Тик менә шунысы бераз аптырата: нигә соң ул бары тик “русский” характер турында гына сүз йөрткән?

Шул ук кунакханә янәшәсендә генә урнашкан бинада татар моңы тупланмасы булган Фәрит Яруллин, Кызыл командирлар курсын тәмамлап, туп-туры фронтка озатыла. Казан радиосы аша яңгыраган бер хәбәр тирән истә калган. Имеш, Татарстан АССР җитәкчелеге Фәрит Яруллинны кайтаруны сораган. Аның энесе Мирсәет Яруллинның соңрак бер очрашуда әйтүенчә, бу гозергә җавап итеп, Мәскәү: “Аны элегрәк әйтергә кирәк иде, фронттан кире кайтару мөмкин түгел”, дигән җавап белән генә чикләнгән…
Канаш станциясендә урыс язучылары белән капма-каршы очрашкан татар язучыларың байтагы кире кайта алмый инде – гомум Ватан өчен башларын салалар алар.

1941 елда дәһшәтле сугыш чигенешендә Мөхәммәт Әблиев (алгы сызыкта), Аитҗан Аитов (Смоленск янында), Габдулла Галиев, Сөләймен Мөлеков (икесе дә Украинада), Макс Гатау (Калинин юнәлешендә) корбан булалар.

1942 елда татар халкы Касыйм Вәхит (Сталинград юнәлеше), Хәбри Рахман (Мәскәү яны), Әхтәм Әминев (Калуга), Вәдүт Мифтаховларсыз кала.

1943 елда Смоленск янында Исмәгыйль Шәфиев, Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Витебскида Мансур Гаяз, Воронежда Мөхәммәтша Мамин, Сталинградта Әгъдам Камал, Украинда Рахман Ильяс һәлак булалар. Сембер өлкәсенең Колмаер авылы егете язучы Демьян Фәтхи Воронеж өлкәсендә ятып кала.

1944 елда Украинада Хәмит Кавиның һәм Витебскида Исхак Закировның гомере киселә.

1945 елда милләтебезнең йөзек кашы булган Фатыйх Кәримнән тыш, Австрия өчен барган сугышларда Нур Баян һәлак була. Ә Әхмәт Гыймадов һәм Мөсәгыйть Мостафин хәбәрсез югалалар. Башкортостанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан чыккан язучы - мәшһүр җырчыбыз Зифа Басырованың хәләл җефете Кәшфи (Кәшфелмөгаль) Басыров та билгесез югала. Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, Хәйретдин Мөҗәй, Муса Җәлил белән бергә, концлагерьда корбан булалар. Узган гасырның 30-нчы елларында никадәр асыл затларыбызны “чүпләп алганнан” соң да яшәргә омтылышын югалтмаган татар әдәбияты фронтта да зур югалтуларга дучар булды. Шунысы гына беркадәр юаныч бирәдер: барыбер яшәү сәләтен югалтмый әле мәдәниятыбыз!
XS
SM
MD
LG