Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәгыйтовны җәберләүчеләр хөкем ителде


Новосибирски хәрби гарнизоны мәхкәмәсе җирле хәрби мәктәп укучысы, Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның үлемен тикшергәннән соң, хөкем карарын чыгарды. 17 яшьлек Радмир Сәгыйтов 2008 елда үз-үзенә күл салган иде.

Хәрби мәктәпнең 10 курсанты һәм сержантларына ике елдан алып биш елга кадәр иректән мәһрүм итү җәзалары бирелде. Ике кеше шартлы рәвештә хөкем итеде.

Тикшерүчеләр әйткәнчә, гаепләнгән кешеләр Сәгыйтовны даими кыйнаган, аңа төрлечә басым ясаган. Хәрби мәктәп җитәкчелеге дә Сәгыйтовның зарлануын раслады. Хөкем ителгән кешеләр гаепләрен өлешчә таныды, әмма кыйнауларның үлемгә җиткерү гаепләве белән килешмәде.
XS
SM
MD
LG