Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Татарстан дәүләт шурасы “Региональ һәм азчылык телләре турындагы Хартия”не ратификацияләү өчен Русия Думасына мөрәҗәгать әзерли. Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү мөмкинлеге мәсьәләсенә дә нокта куелмаган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары башланырга да күп вакыт калмый. 26 майда чыгарылыш сыйныфтагылар беренче сынауны бирә. Шулай булуга карамастан, Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләне уңай якка чишү өчен Мәскәү белән сөйләшүләр алып баруын дәвам итә. Бу хакта Дәүләт Шурасында журналистлар белән очрашкан вакытта министр урынбасары әйтте.

Мостафинның тел төбеннән аңлашылганча, республиканың иң югары даирәләре дә Мәскәүгә әледән-әле шалтыратып тора, мөгаен. Республикадагы бер радио хәбәр итүенчә, президент Шәймиев авыл хуҗалыгындагы язгы эшләр белән танышып йөргән вакытта, Чистай районындагы укучының Бердәм дәүләт имтиханнарына мөнәсәбәттә бирелгән соравына карата, әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителүенә бөтенләй үк өмет булмауны инкарь иткән.

Билгеле булганча, Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко соңгы тапкыр Казанда булганда Бердәм дәүләт имтханнары бары тик урыс телендә генә булырга тиеш дип өздереп әйткән иде.

Укытучылар да, ата-аналар да, республика җәмәгатьчелеге дә татар мәктәбен бетерә торган үсмернең 11 ел дәвамында бөтен фәннәрне татарча укыганнан соң чыгарылыш имтиханын урыс телендә бирүен башына да сыйдыра алмый. Мәгариф министры урынбасары Мостафин да сораулыктагы урысча һәр биремне татарчага тәрҗемә итеп аңлар өчен дә хәйран күп вакыт кирәк булачак бит, дип белдерә.

Мәскәүнең бу күрсәтмәне кертүен кайбер мәгариф белгечләре, “менә Татарстанда татарча укытканга балаларның белем дәрәҗәләре бик түбән” дип нәтиҗә ясау өчен “яшен суккандай” тиз генә уйлап чыгарылган хәл буларак бәяли. Математика, физика, химия, биологияне 11 ел буе татарча укыган бала чыгарылыш имтиханын урысча биргәндә нәтиҗәләр яхшы булыр дип беркем дә әйтә алмый. Шуннан соң инде Мәскәү түрәләре аяк терәп бары тик урысча гына укытуга күчергә кирәк, дип тәкърарлый башлаячак. Нәтиҗәләр кулларында булачак бит!!!

Яңа стандартлар 2010 елдан гына

Данил Мостафин
Мостафин сүзләренчә, мәгарифтәге яңа стандартларга Русиядә 2010 елда гына күчә башлаячаклар. Билгеле булганча, бик күп укытучылар, милли мәгарифнең тамырына балта чабу дип бәяләнгән, ана телләренә аз сәгатьләр каралган бу яңалыкны быелның сентябрендә үк керер дип шөлләп калган иде.

“Без беренче чиратта халыкка, ата-аналарга бүген булган стандартларның әлегә дәвам ителгәнен аңлатабыз. Алар белеп торырга тиеш - яңа стандартлар 10 еллап кертеләчәк һәм берсен-берсе паралель рәвештә алып барачак”, ди Мостафин.

Димәк, министр урынбасары сүзләренчә, яңа стандарт кертелә калганда, ул башта 2010 елда укырга керә торган 1 сыйныфларга тәкъдим ителәчәк. 2009 елда кергән берләр мәктәпне бетергәнгә кадәр моңа кадәр булган тәртипләр белән укыячак.

Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев әйтүенчә, бүген Шура Мәскәүгә тагын бер мөрәҗәгать әзерли. Ул – "Региональ һәм азчылык телләре турындагы Харти"не ратификацияләү тәкъдиме. Бу Хартияне Русия 15 ел чамасы элек имзаласа да, бүгенгә кадәр ратификацияләмәгән. Татарстан аны май аенда Русия Думасына тәкъдим ителәчәк.

“Европа интеграциясенә кушылып китер өчен, аның таләпләренә җавап бирә торган илдә яшәргә кирәк. Русиянең системасы да, структуралары да, тоткан юлы да шушы принципларга тәңгәл килергә тиеш. Әгәр дә Русия шушы Хартияне ратификацияләми икән, Европа күмәклегенә керү мөмкинлеге кими.

Моны Русия җитәкчелеге яхшы аңлый. Русиянең Европа белән беррәттән барасы килә. Шуңа күрә, алар да бу мәсьәлә белән кызыксына башлады. Русиянең төбәк сәясәте министрлыгы бу эш белән бик актив шөгыльләнә башлады.

Бу мәсьәлә Мәскәүдә генә килеп чыкмады. Төбәкләр дә аны күтәрә башлады. Элегрәк без аны Татарстанда күтәреп караган идек. Хәзер менә Башкортстанда да бу мәсьәлә белән бик нык кызыксыналар. Безнең комитетка кат-кат шалтыраттылар. Мөрәҗәгать әзерләгәнне хупладылар. Үзләренең дә шундый ук мөрәҗәгать әзерләргә теләкләре булуны әйттеләр. Башка төбәкләрдә дә мондый теләк бар.

Европа Шурасы бу эшне Русиягә бергәләп алып барырга тәкъдим итә”, ди Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, киләсе елдан башлап Русиянең ике төбәгендә шушы Хартия нигезендә тәҗрибә рәвешендә ниндидер чаралар да үтәчәк. Эксперимент белән Хартияне гамәлгә ашыруны тикшереп карамакчылар. Әмма Русия ни өчендер Татарстанны түгел, ә Дагыстан белән Мардовияне сайлаган икән. Татарстан моның белән килешмәгән.

“Чөнки Татарстанда Русиядә иң беренче булып телләр турында канун кабул ителде. Без бу канунны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт программасы кабул иткән республика да әле. Татарстанда беркайда да булмаган милли мәктәпләр челтәре бар. Чуаш, мари, мордва һәм башкалары булсын...

Эксперимент өчен иң яхшы мәйдан, минемчә, Татарстан булыр иде. Без шундый тәкъдим белән Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек”, ди Разил Вәлиев.

Журналистлар белән очрашу вакытында “яңа стандартларга каршы нигә Татарстанда Башкортстандагы кебек зур урам җыеннары, митинглар, урам йөрешләре узмый” дип сорау бирүчеләр дә булды.

Разил Вәлиев: “Без хокукый юлда. Үзебезнең хокукларыбызны Русия Конститутциясенә һәм халыкара хокук нормаларына таянып таләп итәбез”, дип белдерде. Һәм эш белән көрәшәбез, дип тә өстәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG