Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның үзәк банкы кредит процентын төшерде


Европаның үзәк банкы кредит бирү процентын моңа кадәр булмаган түбән дәрәҗәгә - 1% кадәр төшерде. Бу чара евро кулланган 16 илдә икътисадларны җанландыру өчен кертелде.

Элегрәк Еврокомиссия, Европа IIнче дөнья сугышыннан соң иң тирән рецессия кичерә, дип белдергән иде. Быел Берлек илләрендә икътисадның төшүе 4% җитәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG