Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Яңа кабул ителергә тиешле уставта, югары мәктәпләрдә барлык фәннәр дә урыс телендә генә укытылырга тиеш диелгән. Татарстан галимнәре моңа каршы тора.

Татарстан югары уку йортлары галимнәре соңгы арада студентларны укыту белән беррәттән, үз хокукларын яклау белән шөгыльләнә. Алар әйтүенчә, менә берничә ай Мәскәү белән Татарстан мәгариф идарәләре арасында югары уку йортларының уставын раслауда аңлашылмаучанлык дәвам итә. Эшнең башы шунда - яңа кабул ителергә тиешле уставта, югары мәктәпләрдә барлык фәннәр дә урыс телендә генә укытылырга тиеш диелгән. Моңарчы исә укыту, галимнәр шурасы раславы белән ике телдә алып барылды. Татарстан галимнәре исә, уставка мондый яңалыклар кертүгә каршы. Алар бу мәсьәләдә Русия мәгариф министрлыгына ризасызлык хатын да әзерләп җибәргән, әмма әлегә Мәскәүдән хәбәр юк.

Казан дәүләт университетының механика математика факультеты доценты Әнис Галимҗанов бу гамәлне урыслаштыру галәмәте дип атый.
Әнис Галимҗанов

“Бу турыдан-туры урыслаштыру чарасы. Гадәттә төбәктәге уку йортлары бу устав белән танышып, риза булсалар гына кул куерга тиеш. Мәскәү түрәләре Татарстандагы үзгәрешләрне игътибарга алмыйча, бу мәсьәләгә җиңел генә карап яңа уставны кабул итергә уйлаганнардыр. Әмма безнең галимнәр моның белән һич тә килешмәде. Әлегә бу ахыргача хәл ителгән карар түгел, әмма мондый хәлнең булуы бездә зур шик тудыра. Татарстанда дистә еллар дәвамында, зур авырлыклар белән туган татар телендәге белемне бетерүгә бу бер адым. Әмма туган телебезне яшәтер өчен барсын да эшләячәкбез. Минемчә, бу заманында мәгариф министры Толстой башлаган урыслаштыруның дәвамы. Хәтта Сталин заманында - 1953 елгы татарча математика нигезләре китабы да басылып чыкты. Андый саллы китапны әле дә күргәнем юк. Без инде 20 ел татарча укытабыз. Русиядә мондый әзерлекле халыкны белмим. Татарстан югары уку йортларында татарча укыту өчен барсы да әзерләнгән. Югары белемне татар теленнән ерагайтабыз икән, алга таба тел бетәчәк. Башта әкренләп югары белем, аннан соң урта белем дә бетәчәк. Татар теле “кухня теле” генә булып калачак. Заманында абхаз студентларының “әгәр иртәгә туган телем бетә икән, минем бүген яшәвемнең мәгънәсе юк”, дигән тәкъдире булган. Без дә нәкъ шулай саныйбыз”, ди Галимҗанов.

Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура академиясе галимнәре дә югары уку йортларында ике телдә укыту яклы. Алар шулай ук бүген, уставка яңа төзәтмәләрне кертмәскә тырыша. Галим Рәшит Шакирҗан бу мәсьәләгә мондый мөнәсәбәт белдерде.

“Өстән төшерелгән уставта, барлык фәннәр дә урыс телендә укытылырга тиеш диелгән иде. Моннан соң безнең уку йортында устав кабул итү буенча конференция үткәрелде. Анда без, галимнәр шурасы карары буенча фәннәр татар телендә дә алып барыла ала дигән өстәмә керткән идек. Бу уставны имзаларга дип Мәскәүгә җибәрдек. Русия мәгариф министрлыгында бу кәгазьләргә бөтен түрәләр дә кулларын куйган. Бары тик бер юрист имзасы гына җитми. Әмма башка түрәләр әйтүенчә, ул аны имзаламаячак икән. Шуңа күрә әлегә без тәкъдим иткән устав кабул ителмәгән”, ди Рәшит Шакирҗан.

Бүген төзелеш һәм архитектура академиясендә татар телендә генә укыта торган аерым бер факультет эшләп килә. Алга таба устав нинди генә булмаса да, уку йорты җитәкчелеге барыбер татар телендә укытуны тыймаячакбыз, ди.

“Мәскәү татарча укытырга кушмаса да, безнең уку йортында галимнәр шурасы ике телдә укытуны хуплый. 15 ел татар телендә белем биргән уку йортында бер мизгелдә барысы да бетә алмый. Шуңа күрә без ахырга кадәр югары уку йортларында ике телдә укыту өчен көрәшәчәкбез”, ди Рәшит Шакирҗан.

Татарстанның милли җанлы галимнәре фикеренчә, бүген республика югары уку йортларында татарча укыту 15-20%-ка гына үтәлә. Монысын да яңа кануннар чыгарып бетерергә тырышалар. Күп кенә югары уку йортларына татарча укытмауны кичереп булса да, асылда татар телендә генә белем бирергә тиешле Татар дәүләт һуманитар педагогия университетын кичереп булмый, ди Әнис Галимҗанов.

“Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты тулаем татарча гына укытырга тиеш. Минем тикшерүләргә караганда биредә 17 факультет бар, бишесендә татар группалары бар дип санала. Әмма монда да 15-20% кына татар телендә, калганнары урысча укытыла. Бу татарча укыту түгел. Татар факультетында укытканда татарча сөйләсәм, студентлар миңа руска укырга куша, аңламыйбыз, диләр. Аларның уйлавы да урысча инде. Бу зур фаҗига”, ди Әнис Галимҗанов.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстанда бер төркем югары уку йортында яңа уставка кагылышлы шау-шу чыккач Мәскәүдә бу яңалыкны кертмәскә дә булганнар икән дигән сүзләр дә йөри. Әмма бу хакта әлегә рәсми хәбәр юк. Татар тотып карамый ышанмый диләр бит. Татар галимнәре дә рәсми расланган яңа уставны күрмичә, әлегә тынычлана алмый.

XS
SM
MD
LG