Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юлын” Русиягә ышанып тапшырдылар


КамАЗлар “Ефәк юлы”на әзерләнә
КамАЗлар “Ефәк юлы”на әзерләнә

5 сентябрьдә Казанда “Ефәк юлы” автоузышлары башлана. Ефәк юлы раллие Дакар сериясенә тигез һәм ул 13 сентябрьдә Төрекманстан башкаласы Ашгабадта төгәлләнә.

Русиянең Франциядәге илчелегендә узган “Ефәк юлы” ярышын тәкъдим итү тантанасыннан кайткач, КамАЗ-Мастер командасының элекке капитаны Семен Якубов матбугат конференциясе уздырды. Ни өчен КамАЗ командасының элекке капитаны дидек, эш шунда, “Ефәк юлы” буенча узышта катнашучы команда, аның җитәкчесенең бу ярышларны оештыруда катнашырга хакы юк. Шуңа күрә Семен Якубов КамАЗ-Мастер белән җитәкчелек итүдән китеп тора. Хәзер ул “Ефәк юлы” ярышы проектын әзерләү белән мәшгүль.

Матбугат конференциясенә килгәндә, Семен Якубов “Ефәк юлы” ярышларын гаҗәеп үзенчәлекле, дип атады. Аның әйтүенчә, беренчедән, ярышны берьюлы өч президент хуплаган. Болар Русия, Төрекманстан һәм Казакъстан илбашлары. Икенчедән, ярышка “Дакар” статусы бирелгән. Әлегә кадәр мондый күренеш булмаган. Өченчедән, узышларны оештыру беренче тапкыр буларак Русия белгечләренә тапшырылган.

Семен Якубов әйтүенчә, мондый узышларны уздыруда русиялеләрнең тәҗрибәсе булмаганга, аларга Франциянең A.S.O. фирмасы ярдәм итәчәк. Димәк, халыкара ярышны оештыруга Русиягә генә ышанып бетмиләр.

Татарстан башкаласы Казанда башланачак “Ефәк юлы”ның озынлыгы 4500 чакрым. Якубов белдерүенчә, анда “Дакар” узышларында катнашучыларның күбесе булачак. Германиянең Волксваген, БМВ, Испаниянең Эпсилон, Франциянең Филипп Гаш узыш төркеме, Американың Робби Гордон командасы һ.б.

Чаллы командасы бу ярышка 10 машина әзерли. 8-е үзләренә, 2-се Төрекманстан узышчылары өчен. 5 сентябрьдә башланачак ярышка 25 җиңел, 25 авыр машина, 5 очкыч, 7 боралак хезмәт күрсәтәчәк.

“Ефәк юлы”на чыгучы автомобильләрне башта Германиягә китерәчәкләр, аннан Финляндиягә. Финляндиядән Русия чигенә кадәр үзләре йөреп киләчәк. Менә шуннан соң 100 җиңел, 40-лап авыр машинаны йөк ташучы автомобильләр арбасына салып, Казанга алып киләчәкләр. Менә монысы журналистлар өчен бер гаҗәп булды.

Ни өчен ярыш машиналары Финляндия - Русия чигеннән Казанга кадәр үз йөрешләре белән килми? Ярышны оештыручылар нидән курка? Русиянең начар юлларын дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтәсе килмиме, яки инде узышта катнашачак машиналарның Казанга җиткәнче ватылуыннан куркамы? Ни генә булса да, “Ефәк юлы”н оештыручылар гаҗәеп ярыш манзаралары вәгьдә итә.
XS
SM
MD
LG