Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Кытай халкын "агулый"


Энергияне саклаучы яңа лампалар
Энергияне саклаучы яңа лампалар

Энергияне саклаучы яңа лампалар ясау кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә. Кытай ширкәтләре хезмәткәрләре тере көмеш белән агулана.

2012 елга кадәр Европа илләре электр лампаларын яңаларына – энергияне саклаучы лампаларга алмаштырып бетерергә җыена. Табигатькә зыян китермәгән бу "яшел" лампалар Кытайда җитештерелә.

Европада лампаларга ихтыяҗ арта, Кытайда аларны җитештерү үсә. Британия халкының инде өчтән ике өлеше өенә шундый лампалар гына ала.

Лампаларны ясаучылар тере көмеш белән эш итә. Кытайда тере көмеш белән агуланып хастаханәгә яту очраклары арта, дип яза Британиянең Sunday Times басмасы.

Мондый лампа ватылган бүлмәдән кешеләр кимендә 15 минутка чыгарга, бүлмә исә яхшылап җилләтелергә тиеш.

Кытайда энергия саклаучы лампалар Osram кебек эре ширкәтләрдә дә, үз хезмәткәрләренең иминлеген бик кайгыртмаган кечерәк ширкәтләрдә дә җитештерелә.
XS
SM
MD
LG