Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әзербайҗан һәм Әрмәнстан президентлары очрашты


Прагада ачылган "Көнчыгыш партнерлык" саммитында Әзербайҗан башлыгы Илһам Алиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саркисян очрашты. Алар Таулы Карабах мәсьәләсен тикшерде. Очрашуда АКШ вәкиле арадашчылык итте.

АКШ Дәүләт департаментының югары дәрәҗәле вәкиле Метью Брайза: "Мин президентлар Алиев һәм Саркисянның конструктив сөйләшү үткәрүен хәбәр итәргә шат. Алар төп нигезләрдә килешергә һәм төп принципларда каршылыкларны киметергә мөмкин", дип әйтте.

Таулы Карабах "туңдырылган" низаг төбәге булып санала.
XS
SM
MD
LG