Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Каидәгә каршы уртак көрәш


АКШ президенты Барак Обама, Әфганстан һәм Пакстан җитәкчеләре белән очарашуы вакытында әл-Каидәгә каршы "уртак чаралар" күреләчәген әйтте.

Барак Обама Ак йортта Әфганстан президенты Хәмит Карзаи һәм Пакстан башлыгы Асыф Али Зәрдари белән очрашты. Обама Американың бер ай элек ачыкланган Пакстан һәм Әфганстан планын әкренләп тормышка ашырылуын әйтте. Монда алар иминлек мәсьәләсендә бергә хезмәттәшлек итәргә килеште.

Әл-Каидә дөнья иминлегенә яный

Барак Обама, әл-Каидә сугышчыларының соңгы атналарда Пакстан һәм Әфганстанда күп кешенең тормышын үзүен, ләкин демократик юл белән сайланган Пакстан һәм Әфганстан җитәкчеләренең моңа каршы чаралар күрүен искәртте.

Шулай ук Обама, әл-Каидәнең Пакстан һәм Әфганстан чигеннән Америка һәм барлык дөньяга каршы янавын әйтте: "Һәр көнне диярлек әл-Каидә һәм аларның якташлары кешеләргә нинди тормыш тәкъдим итүенә шаһит булабыз. Өметсез һәм гаугалы бер киләчәк. Бәхет һәм өметкә урын юк анда. Пакстан һәм Әфганстан халкы моны теләми. Америка бу ике илнең киләчәге өчен борчыла, шунлыктан алар белән иминлек тәҗребәсен бүлешә", диде ул ясаган чыгышында.

Обама уртак иминлекне булдыру өчен күп санда хәрби хезмәтләргә ихтыяҗ булуын, шунлыктан хәрбиләр санын 21 меңгә арттыруны максат итеп куйды.

Пакстанга - 400 миллион доллар

Обама Пакстан өчен конгресстан 400 миллион долар акча бүлеп берүне сораган. Бу турыда ул: "Безнең Пакстанны җимерергә тырышкан кешеләргә бары тик каршы торуыбыз гына җитми. Аларны туктату өчен Америка күбрәк чаралар күрергә тиеш. Шул исәптән, бу илдә мәктәпләр, хастаханәләр, юллар төзү өчен конгресстан акча сорадым", диде.

Очрашу вакытында Пакстан җитәкчесе Зәрдари соңгы арада "сват" үзәнлегендә арткан талибан тәэсире һәм аңа каршы башланган хәрби чаралардагы вәзгыять турында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән сөйләште.

Әфганстанда һөҗүм

АКШ-ның Әфганстанда алып барган хәрби чараларында берничә дистә кешенең үтерелүе турындагы хәбәр АКШ-Әфганстан-Пакстан сөйләшүләренә күләгә төшерде. Әфганстан рәсмиләре һөҗүм булган авылдагы үлгәннәр санынын 100-дән артык булуын белдерә. Халыкара Хач оешмасы алар санының әйтелгәннән азрак булуын белдерде.

Әгәр Әфган рәсмиләре ясаган белдерү дөрес булса, бу сан 2001 елдан бирле АКШ хәрбиләре алып барган хәрби чараларда иң зур югалту булачак.
XS
SM
MD
LG