Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО баш секретаре Русиягә җавап бирде


НАТО баш секретаре Яаап де Хоп Схеффер, Грузиядә башланып киткән НАТО өйрәнүләре турында аңлатмалар бирде.

Загребта радиобызга биргән әңгәмәдә ул: "НАТО күнегүләре беркемгә дә каршы юнәлтелмәгән. Алар Русиягә каршы түгел. НАТО ни эшләргә тиеш? Бу НАТО һәм аның беректәшләренең “Тынычлык хакына хезмәттәшлек” күнегүләре. Грузия аларны кабул итә. Бу Грузия һәм НАТОга бәйле түгел. Бу кеченә генә, чикләнгән күнегүләр. Русия аларның буласын алдан үк белде. Шуңа күрә, борчылу өчен сәбәп юк, дип уйлыйм", диде.

Грузиядә 6 майда НАТО хәрби күнегүләре башланып китте. Русия аларның үткәрелүенә канәгатьсезлек белдергән иде.
XS
SM
MD
LG