Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәгыйтовны җәберләүчеләр хөкем ителде


Новосибирски хәрби гарнизоны мәхкәмәсе Радмир Сәгыйтовның үлемен тикшергәннән соң, хөкем карарын чыгарды. Аны җәберләгән 10 кеше иректән мәһрүм ителде.

Новосибирски югары хәрби мәктәбенең элекке укучысы, Башкортстан егете Радмир Сагыйтов кыйнауларга түзә алмыйча кан тамырларын кисеп үз-үзен үтергән иде. Аны үлемгә җиткерү гаепләве белән мәхкамә алдына элекке курсташлары һәм кайбер җитәкчеләр басты.

Хәрби мәктәпнең 10 курсанты һәм сержантларына ике елдан алып биш елга кадәр иректән мәһрүм итү җәзалары бирелде.

Аерым алганда, курсант Марат Бекоев һәм сержант Николай Болатаев биш елга иректән мәһрүм ителгән, курсант Сетага Чехоевка дүрт ярым ел, Автандил Гиголаевка дүрт ел бирелгән.

Кече сержан Денис Хагба өч ярым елны, өлкән сержант Сергей Панжеев өч елны колониядә үткәрергә тиеш була.

Курсант Дмитрий Короевка ике ел ярым бирелде, ул алдашу гаепләве бәлән дә акчалата җазага хөкем ителде. Курсант Аляс Пилия ике елга иректән мәһрүм ителде.

Хәрби мәктәп укучылары Виктор Петров һәм Тимур Бегиев ике һәм өч елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Мәхкәмә карары белән сержантларга җитәкче урында эшләү тыелды.

Тикшерүчеләр әйткәнчә, гаепләнгән кешеләр Сәгыйтовны даими кыйнаган, аңа төрлечә басым ясаган. Хәрби мәктәп җитәкчелеге дә Сагыйтовның гел зарлануын раслады.

Агентлыклар язганча, Радмир Сәгыйтов үлер алдыннан ике язу калдырган булган. Берсендә ул кыйнаучыларны гаепләгән, икенчесендә туганнарыннан гафу үтенгән.

Хөкем ителгән кешеләр гаепләрен өлешчә таныды, әмма кыйнауларның үлемгә китерүе белән килешмәде.
XS
SM
MD
LG