Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Билгә авылында туй вакытында булган вәхши үтерүне президент Гүл, артта калганлык, дип бәяләде. Бу артта калганлык Төркиянең Европа Берлегенә аяк басуын кичектермәсме?

Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Сүриягә чиктәш Мардин шәһәренең Билгә авылында 4 майда зур бер һәлакәт булды. Туйга килгән 44 кеше авылдагы туганнары тарафыннан үтерелде.

Иртән туйга йоласына 50-ләп кеше җыела. Алар арасында хатын-кызлар, хәтта балалар да була. Шул вакыт кулларына автомат тоткан 5-6 кеше йортка бәреп кереп, кунакларга аталар. Бу фаҗигадан өч кеше генә исән кала.

Башта бу көрд авылына үзләре дә көрд булган ПКК партизаннары хөҗүм итте дигән хәбәрләр таралса да, соңыннан эшнең башкада булуы ачыклана. 35 өйдән торган 200-ләп кеше яшәгән бу көрд авылы ПКК-га каршы көрәштә хөкүмәт сафында булган сакчылардан тора. Ягъни алар ПКК партизаннары тирә-якка кермәсән дип сакчылык вазифасы үти. Шуның өчен дәүләт аларны корал белән тәэмин итә.

Электән ПКК хөкүмәт белән хезмәттәшлек иткән авылларга хөҗүм итеп, күпләп кешене үтергәне билгеле. Менә шул сәбәптән, туй узучы йортка хөҗүм итүчеләр йөзләрен кара битлекләр белән ябып, шундый тәэсир калдырырга теләгәннәр. Ләкин үтерелмичә калган бер шаһит аларның бу планын юкка чыгара.

Хөҗүм вакытында ирләр намаз укый торган була. Араларында авылга яңа гына мулла булып җибәрелгән 23 яшьлек егет тә үтерелә.
Гендармерия авылга килеп җиткәч, шикле 12 кешене сорауга тарта һәм 10-сын сакка ала, араларында 14 яшьлек бер бала да бар. Шиклеләрнең гаиләләре 12 өй халкы да үч алынудан куркып, мал-мөлкәтләрен җыеп, хәтта терлекләрен суеп йөк машиналарына тутырып, авылдан күчеп киттеләр. Хәбәрләргә караганда, бер-берсенә туган бу гаиләләр арасында мирас сәбәпле электән үк дошманлык булган.

Инде бу вәхшәт турында бөтен Төркия шаулады. Чит ил матбугаты белән рәсми шәхесләрнең дә көчле реакциясе булды. Президент Гүл: “Дошманлык, көндәшлек кеше гомереннән өстенрәк түгел. Бу артта калганлык, вөҗданны җәрәхәтләгән вәхшәт”, дип бәяләде.

Төркия премьер-министры Әрдоган исә: “Бернинди гадәт тә моны аклый алмый”, диде. Төркиядә, бигрәк тә артта калган районнарда, гаилә гадәтләренә каршы килгән кызларны, яки “кан дәгъвасы” дип аталган бер гаилә әгъзасы үтерелсә, каршы гаиләнең бер кешесен үтерү кебек йола-гадәт бар. Бу исә Европа Берлегенә әгъза булырга тырышкан Төркия өчен бер кара тап булып тора.

Хәзер инде сакчылык системыннан сорау алына башлады. Чөнки дәүләт үз кулы белән гади халыкны коралландыра бит. Көрдләрнең Демократик Җәмгыять Партиясе бу авылның сакчылык системын тикшерү өчен Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе рәислегенә гариза бирде.

Кыскасы, Төркия артта калганлык, аркаик гадәтләр белән көрәш мәсьәләсенә җитди әһәмият бирергә тиеш. Югыйсә, тәрәккый илләр сафына аяк басу өчен тагын берничә дистә ел көтәргә туры киләчәк.

XS
SM
MD
LG