Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нацизмны аклаган өчен төрмә җәзасы


Нюрнберг мәхкәмәсендә хөкем ителгән наци Германиясенең иң югары дәрәҗәле офицеры, авиация министры, һава көчләре башлыгы Һерман Гөринг
Нюрнберг мәхкәмәсендә хөкем ителгән наци Германиясенең иң югары дәрәҗәле офицеры, авиация министры, һава көчләре башлыгы Һерман Гөринг
Икенче дөнья сугышында фашизмны җиңүдә СССР ролен танымаган өчен җәза кертү тәкъдимен шушы елның февралендә Русиянең гадәттәнтыш хәлләр министры Сергей Шойгу күтәреп чыккан иде.

"Бердәм Русия" партиясе тарафыннан әзерләнгән яңа канун өлгесе шушы атнада Дәүләт думасына тапшырылды. Өлге авторлары Шойгу тәкъдиме белән генә чикләнмичә, нацизмның бар чагылышларын искә алып, күпкә колачлырак документ әзерләгән. Авторларның берсе, "Бердәм Русия" депутаты Валерий Рязанский сүзләренчә, бу канун нигезендә җинаятьләр кодексына төзәтмә кертеләчәк.

Депутат сүзләренчә, “тарихның астын өскә әйләндерү, икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен бозып, азат итүче илләрне басып алучы дип күрсәткән өчен” 300 мең рубльгә кадәр штраф һәм 3 елга кадәр төрмә җазасы бирү тәкъдим ителә. Шул ук эшне хезмәт урынын, йә мәгълүмат чарасын кулланып башкарган очракта җәза 500 мең рубль һәм 5 елга кадәр арта ала.

Халыкара кимәл

Канун өлгесе "Элекке совет илләрендә нацизмны, нацист җинаятьчеләрен һәм аларның ярдәмчеләрен аклауга каршы тору турында" дип атала. Ягъни, ул Русия генә түгел, элекке совет илләренә дә карый. Әйткәндәй, элекке СССР җирендәге бәйсез дәүләтләр дип 17 ил телгә алынган: 15 элекке совет республикасына Абхазия белән Көньяк Осетия өстәлгән.

Канун өлгесендә Нюрнберг мәхкәмәсе нәтиҗәләрен бозып күрсәтү, Һитлерга каршы коалиция илләре гамәлләрен җинаять дип атау кебек мисаллар китерелгән. Димәк, хәзерге вакытта Балтыйк илләрендә, йә Украинада киң таралган Кызыл армияне басып алучы дип атау очраклары җинаять саналачак.

Шушы канунны бозу очракларын теркәп бару өчен махсус Җәмәгать комиссиясе (Трибунал) төзелә. Аның өчтән берен Русия президенты билгели, өчтән берен дума депутатлары, тагын өчтән берен Җәмәгать пулаты әгъзалары тәшкил итәчәк.

Каршылыклы канун

Кабул ителмәс борын канун күп кенә каршылыклы фикерләр тудырып өлгерде. Танылган тарихчы профессор Юрий Афанасьев бу канунны Русиянең, заманында СССР шикелле, либераль Көнбатыш дөньясына каршы чыгуы, дип атады.

Кайбер күзәтүчеләр, бу канунны башка илләрнең эчке эшенә тыкшыну, дип саный. Икенче яктан, ни өчен анда элекке совет илләре генә телгә алына, - ди алар, - Һитлерның тарафдарлары Романия, Маҗарстан кебек илләрдә дә булган.

Ниһаять, хәтта Русиянең үзендә дә бу тарихи мәсьәләдә халык бер фикердә дип булмый. Бөтенрусия фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) шушы яңа канун булдыру нияте уңаеннан, 18-19 апрельдә фикер белешү үткәргән.

Җавап бирүчеләрнең 77% Кызыл армия Көнчыгыш Европа илләрен фашизмнан азат итеп, аларга үсәргә мөмкинлек бирде, дип әйткән. 11% исә СССР бу илләрне азат итеп, анда коммунистик режимнар утырткан һәм бу илләрне бәйсезлектән мәхрүм иткән, дигән. Бу фикерне күбрәк Мәскәү һәм Петербур кешеләре әйткән (16%).

Димәк, бу 11% кешене дә “тарихның астын өскә әйләндерүдә” гаепләп була. Яңа канун көченә керсә, аларны да җавапка тартып булачак. Русия халкының 11% ул 15 миллион чамасы кеше дигән сүз.
XS
SM
MD
LG