Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Икенче дөнья сугышында җиңүнең 64 еллыгына багышланган чаралар Омскида апрель аенда ук башланып китте.

Ай азагында “Умырзая” ансамбле “Тыныч булсын дөньялар” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Бу концертта “Умырзая” коллективы сәнгатькәрләре сугыш еллары күренешен сурәтләгән җырлы-биюле тамаша күрсәтте.

Ә май ае башында сугыш һәм тыл ветераннарын Омскиның “Дуслык йорты”нда тәбрикләделәр. Бирегә гадәттәгечә төрле милләт вәкилләре ветераннарын чакырып алдылар. 100-гә якын ветеран алдында “Дуслык йорты” каршында эшләүче милли-мәдәни оешмалар үзешчәннәре чыгыш ясады.
Ветераннар бәйрәм өстәле алдында


Татар милләтеннән анда 16 ветеран булды. Алар арасында сугыш кырларыннан исән-имин әйләнеп кайткан ветераннар икәү – дивизия байрагын йөртүче 86 яшен тутырган Кәлимулла абый Фәхретдинов һәм разведрота составында сугышкан 83 яшьлек Аетмөхәммәт абый Аетбаев.

13 яшеннән буе җитмәгәнлектән тартмага басып станокта эшләгән Фәүзия апа Хөснетдинова да, 14 яшеннән тегү цехында механик булып эшләгән Линза абый Мамчанов та, медицина институтында укыган һәм лекцияләрдән соң хәрби госпитальдә яралылар артыннан йөргән Наилә апа Хамзина да, 14-15 яшеннән урманын да кискән, печәнен дә чапкан, кыр эшләрендә дә эшләгән Афия апа Шихова да, 12-13 яшеннән колхозда эшләгән Мотаһира апа Сәетова да һәм башкалар да кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар.

Җиңү көненә багышланган чаралар 9 майдан соң да дәвам итәчәк. Шәһәр милли-мәдәни мохтарияте һәм мохтарият каршында эшләүче “Умырзая” фольклор ансамбле татар милләтеннән булган ветераннар өчен бәйрәм чарасын 11 май көнне үткәрәчәк.

Җиңү бәйрәменә багышлап “Умырзая” фольклор ансамбле 242-нче хәрби өйрәнүләр бүлегендә концерт програмы белән чыгыш ясады. Залда утырган 300-дән артык солдат татар җырларын, биюләрен җылы кабул итте. Җитәкчелек исеменнән подполковник Мохтәров артистларга рәхмәт белдерде.

Татарстан егете Фәрһәд Хаҗиев
Биредә хәрби хезмәткә Татарстан һәм Башкортстан републикаларыннан алынган татар-башкорт егетләре шактый. Егетләр барысы да узара мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын әйттеләр.

Бу 242-нче хәрби өйрәнүләр бүлегендә хезмәт итүче татар егетләре - Башкортостанның Илеш районыннан Ратмир Габделисламов, Түбән Камадан Ленар Дәүләтшин, Әлмәттән Марсел Бикбов, Казаннан Фәрһәд Хаҗиев һәм башкалар да мондагы тәртипләрдән канәгать булулары турында сөйләделәр.

Бу хәрби бүлек белән татар милли-мәдәни мохтарияте арасында элемтәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Хәрбиләр белән шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте арасында элемтә күптән түгел оешкан Татар эшлеклеләре клубы рәисе Рәшид Бакиев тырышлыгы белән булдырылды.

“Дуслык йорты”нда “Өмет” иҗат студиясе балалары өчен ватанпәрвәрлек темасына ачык дәрес үткәрелде. Бүгенге көндә ялдагы офицер Әсхат Курамшин балаларны Зәки Зәйнуллинның “Ат классы” дигән әсәре белән таныштырды.


Шушы әсәр мисалында ул сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда татар авылларындагы авыр тормыш турында сөйләде. Ни өчен мондый теманы күтәрүен ул: “Эчемә сыймыйча көеп-янып йөри күп вакыт шундый материаллар. Бик авыр тема бу, бүгенге көнгә кадәр бик сирәк яңгырый, күбесе сөйлиләр хөкүмәтне данлап, мактап, шигарьләр әйтеп. Ә авылның газап чигеп яшәгән авыр вакытларын, сугыш вакытындагы, сугыштан соң, күбесе бит белмиләр, шуны белдерергә”, дип аңлатты.

Балалар белән бергә дәрестә аларның әти-әнилре һәм әби-бабайлары да утырды. Алар да Әсхат әфәнденең сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлады. Сугыш вакытында – 1943 елда туган һәм шәһәр җирендә үскән Зәйтүнә ханым Баһаутдинова өчен ул еллардагы авыр тормыш турында ишетеп белү көтелмәгәнрәк булган. “Тыңладым, йөрәкләрем әрнеде”, диде ул.

Дәресне тыңлаучылар мондый тәрбияви чараларның бик тә кирәклеген ассызыклады, киләчәктә дә үткәрелсен иде дигән теләкләрен белдерделәр

Май бәйрәме алдыннан Тара шәһәрендә үткән “Халкым мәдәнияте хәзинәләре” чарасы да Җиңү бәйрәменә багышланды. Әлеге чара яшь талантларны барлау максаты белән оештырылды. Анда Тевриз, Тара, Большеречье районнарыннан һәм Омскидан җәмгысы 23 катнашучы булды. Яшьләр җырда, биюдә булган осталыкларын, музыка коралларында уйнау мөмкинлекләрен күрсәтте.

“Халкым мәдәнияте хәзинәләре” чарасының оештыручысы, Тара шәһәренең “Нур” татар үзәге рәисе Илдар Маматов, яшь буынны татар сәнгатенә җәлеп итүдә мондый чаралар үткәрүнең әһәмияте зур, ди.

XS
SM
MD
LG