Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Бергәләшеп җырлау безнең халыкка хасмы? Хорның тамырлары кая барып тоташа? Чиркәү сәнгате татарга килеп кермәгәнме?

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле күренекле җырчы Нәфисә Василова истәлегенә багышланган концертта “Кәккук”не башкарган иде. Бу әсәр күпмедер вакыттан соң кабат туды, дип белдерә ансамбль вәкилләре. Бу юлы Диләрә Палатова башлап җырлады. Һәр җырчының кабатланмас үз аһәңнәре булуга беркем дә каршы килмәс, мөгаен. Шуңа күрә Нәфисә Василова башкарганда “Кәккүк” матуррак чыккан иде, яки Диләрә Палатованың диапазоны киңрәк дигән сүзләр хилафлык булыр.

Сәнгать белгечләре бу җырны хор күтәреп алып китүе, яисә аңа төрле бизәкләр бирүе белән уникаль, дип белдерә.

Бүген сүзебез татар хоры турында. Бергәләшеп җырлау безнең халыкка хасмы? Аның тамырлары кая барып тоташа? Чиркәү сәнгате татарга килеп кермәде микән дигән сорауга җавап та эзләрбез. Хор сәнгатенең нечкәлекләре турында аңа якын булганнар белән дә сөйләшербез.

Казан дәүләт консерваториясе галимәсе Әлфия Җаббарова һәрдаим фестивальләр үткәреп торып, иң демократик жанр булган, хор сәнгатен халыкка да таратабыз, дип белдерә. Әййе, ул аны “иң демократик” сәнгать төре дип атый. Менә, әйтегез әле, кемнең “мине хорда җырлатмадылар” дигән сүзне ишеткәне бар икән?

Элегрәк, бигрәк тә советлар вакытында, һәркем җырларга тиеш иде. Һәр мәктәпнең, хәтта һәр сыйныфның үз хоры бар иде. Әнә күренекле җырчы, галимә Зилә Сөнгатуллина да хорда җырлаган вакытларын сагынып искә ала.

“Без үскән чакта һәр авылда хор була торган иде. Җырлар өйрәнүме, демонстарциягә чыгумы… Кем нинди зур хор җыйган, аннан да югарырак дәрәҗә юк иде.

Мин музыка белеме бирә торган мәктәп-интернатта укыдым. Анда безнең хор 3 тавышка җырлый иде. Шулай кечкенәдән хорда җырладым. Хорда җырлаган кешенең колак ишетүе яхшырак була, гармонияләрне яхшырак ишетә. Хор ул музыка зәвыге тәрбияли.

Аннан соң консерваториягә кергәч, мин беренче курста университетның татар хорына кушылып “Сибелә чәчәк”не җырлый идем”.

Татарстанда хәзер дә хор тоткан мәктәпләр һәм оешмалар юк түгел. Казан хор ассамблеясы татар хоры фестивальләрен дә үткәреп тора. Әле яңа гына аның җиденчесе булды. Ул Казанда профессиональ хор сәнгатенә нигез салган Казачковның тууына 100 ел тулуга багышланды. Анда музыка мәктәпләре һәм уку йортлары сәнгать төркемнәре катнашты.

Казандагы 7нче балалар музыка мәктәбенең “Гармония” исемле хоры Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында татар җырлары тезмәсен башкарды. Үзләре кечкенә генә булсалар да, халыкара бәйгеләрнең лауреатлары икән. Чит илгә барып җырлап кайтуны да, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “чүпкә дә санамыйлар”.

Әлеге төркемнең җитәкчесе Земфира Толмачева, кечкенәдән хорда җырлаган бала бервакытта да яманлык кылмый, итәгатьле һәм тәүфикълы булып үсә, дип белдерә. Мин аңа “Казанда татарча җырлый торган хорлар күпме соң?” дигән сорау юлладым.

“Бар, алар күп. Бүген монда катнашкан бөтен балалар да татарча да җырлый. Күп хорларның укытучылары да җитмәсә татар түгел. Безнең хор мәктәбе яхшы. Бу мәктәпкә нигез салган Казачков җитәкчелегендә без бик күп татар җырларын башкардык. Үзе татар булмаса да, бу сәнгатьне яратып бирде ул”, ди Толмачева.

Хорчылар әйтүенчә, нәкъ Казачков татарларда да берничә тавышка күмәкләшеп җырлауга нигез салган.

“Башта Ключарев, Мозаффаров, Сәйдәшев, Яхин, Фәйзиләр хор өчен язды. Аннан соң Нәҗип Җиһанов та хор өчен күп иҗат итте. Шамил Шәрифуллин, хәзер инде мәрхүм, ул бик күп язды. Аның әсәрләрен башкарып бетерер өчен дә бик күп еллар кирәк. Шулай ук Рәшит Кәлимуллинның да Казанга багышланган бик зур поэмасы бар”, дип белдерә Казан дәүләт консерваториясе галимәсе Әлфия Җаббарова.

Ә менә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы, “Сәфәр” исемле ирләр хоры җитәкчесе Марат Яхъяев хор өчен әсәрләр я күпләп языла, я язылмый торган вакытлар да булып ала, дип белдерә.

“Хәзер яшь композиторлар яза башлады. Киләчәктә яңа, матур әсәрләр булыр. Хәзер без үзебез күбрәк татарча җырларны алып, аны хор өчен эшкәртеп җырларга мәҗбүрбез”, ди Яхъяев.

Казачков истәлегенә багышланган VII Татар хоры фестивалендә 11 төркем чыгыш ясады. Әлеге чараны оештыруга җитәкчелек иткән Әлфия Җаббарова әйтүенчә, Казанның 1000 еллыгына багышланган хорлар фестивалендә чыгышлар өч көн дәвам иткән. Анда бөтен Русиядән һәм Татарстаннан да татар хорлары килгән булган булган. Ул хор сәнгатен, күмәкләшеп җырлауны халыкка киңрәк таратырга кирәк ди.

“Чөнки хәзер бөтен дөньяны эстрада басты. Берәм-берәм җырласыннар. Ансы да яхшы. Ә менә болай күмәкләп, бергәләп матур итеп, бер гаилә булып яшәүне концертлар күрсәтә”.

Хор дөньясы үз мәшәкатьләре, үз шатлыклары һәм шулай ук үз югалтулары белән яши.

“Хорга репертуар табу, аны эшкәртү, солистлар табу бер зур иҗади эш. Шул ук вакытта хор җитәкчесе, дирижер өчен бик зур мәктәп тә булып тора.

Классиканы бөтен Русия җырлый. Ә менә үзебезнең нәселнең, милләтнең җырларын хор өчен эшкәртү дә, башкару да бик авыр. Әмма кирәк”, ди Җаббарова.

Хор күптөрле һәм күпкырлы, ә гомүмән алганда, аның кыры бөтенләй юк, ди белгечләр. Бөр төркем җыелып берәр татар җырын башкара икән, кем аны хор түгел дип әйтә алсын. Яисә вокаль ансамбль белән хор арасындагы чикләрне билгеләү дә үтә кыен дип белдерүчеләр дә юк түгел.

Төрле тавышка күмәкләшеп җырлауның нигезе чиркәүгә барып тоташа ди кайберәүләр. Гомумән, хорның татарга ят сәнгать икәненә ишарәләүчеләр очырый.

Татарстан дәүләт камера хоры бар. Татарстан дигән сүз булгач, күңелендә татар аһәңе тибрәлгәннәр, татар дип җан атканнар бу төркем татарча күбрәк җырларга тиеш дип уйлый әлбәттә. Әлеге камера хоры сәнгать җитәкчесе Миләүшә Таминдарованың моңа үз карашы.

Tatarstan -- State Chamber Choir.

“Бу бүленеш шартлы ул. Уйлавымчача, без Казанның һәм татарның иҗат җимеше. Аның үсеше һәм кредосы татар юнәлешендә. Без православ җырларын да башкарабыз, хор ансыз була алмый.

Ә менә, әйтегез әле, хорны православ гүзәл әсәрләреннән башка ничек үстереп була? Шулай ук протестант һәм католик…

Безнең хорның уникальлеге шунда – ул төрле конфессияләр көйләрен башкара.

Мисал өчен, без Рәшит Кәлимуллинның “Ходай каршында без сынаулы” дигән инану әсәрен башкарабыз. Ул азаннан башлана. Аннан солистлар кушылып китә хәм хор күтәреп ала. Аның фәлсәфи эчтәлеге бик тирән. Ә ислам дине кануннарына күрә, безнең җырларга хокукыбыз юк. Җитмәсә анда ике хатын-кыз башлап җырлый.

Без бу әсәр белән “Алтын минбәр” фестивален ачтык. Зал тынып калды һәм искиткеч көчле тәэсир ясады. Анда Иран вәкилләре, артодокс карашлы кешеләр дә бар иде. Аларда да бернинди ризасызлык тудырмады”, ди Таминдарова.

Аның сүзләренчә, милли һәм динилек берлеге үрнәге - мөнәҗәтләр кайда гына булмасын һәр чыгышларының бизәге булып тора. Петербурның дәүләт академия капелла концертлар залында “Нева хор ассамблеясы” фестивалендә дә Шамил Шәрифуллинның “Мөнәҗәтләр” концертыннан ике әсәрне: “Була бер көн” һәм “Бу дөнья”ны башкарганнар. Шулай ук татар халык җыры “Тала-тала”ны да җырлаганнар.

Миләүшә Таминдарова сүзләренчә, аларның моңа кадәр бер генә дисклары да чыкмаган. Шулай ук башка татарча хор язмаларын табу да җиңел түгел.

“Татарстан” радиосы хезмәткәре, сәнгать белгече Гөлнара Сәлманова сүзләренчә, 5 елдан артык инде радионың үзендә музыкаль язмалар булдыру бөтенләй туктаган. Элекке елларда язылганнарны тыңлаучыларга ишеттерергә тырышабыз, ди ул.

“Кызганычка каршы, студиябез юк. Хәзер чаралар вакытында язып алу гадәтен кертә башладык”, ди Сәлманова.

Зилә Сөнгатуллина әле дә “Саз” ансамбле башкарган җырларны тыңлап соклана икән. Язмалары күренекле җырчыда да саклана. Бу ансамбльне ул хор сәнгатенең бер юнәлеше, дип бәяли. Ә татарда хор сәнгате тамырларына килгәндә төпкәрәк карарга кирәк, ди.

“Элек татарда күп тавышка җырлау булмаса да, алар унисон бергә җырлый торган булган. Миңа авылда ирләрнең бергәләшеп җырлавы ошый иде. Ир тавышы белән сузып җибәрү ул бит искиткеч матур. Грузиннардагы кебек йөз тавышка түгел, ә бер тавышка.

Беряктан карасаң, бернәрсә дә кирәкми кебек татарга. Шулай ук опера да. Бөтенесе бергә җырларга яраткан икән, нигә татарда хор сәнгате булмасын?

Шамил Шәрифуллин язган мөнәҗәтләр татарлар өчен искиткеч ачыш булды. Тыңлап хәйран каласың!

Сәнгатьнең милләте юк. Безнең күңелгә ята икән, безнең милли җанны саклый икән, буыннан буынга күчә икән, аны үстерәләр икән, димәк ул кирәк.

Элек бергәләшеп табында җырлаганнар, хәзер дә бар. Ул хор түгел мени? Күмәкләшеп җырлап сораулы һәм җаваплы уеннар да бар иде. Халык үзе чыгара иде шигырен. Безнеңчә бик матур күренеш ул.

Шулай ук хор сәнгатен читтән килгән дип тә әйтергә була. Мисал өчен литва, латышларда хор сәнгате төп сәнгать. Татарда да бар. Табында җырлау борын борыннан килгән ул”, ди Зилә Сөнгатуллина.

XS
SM
MD
LG