Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат көндәшләре аның сәясәтен тәнкыйтьли


Президент сайлауларына әзерләнгән Иранда, сайлау алды чараларында президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат алып барган сәясәткә тәнкыйть белдереп чыгыш ясала. Әхмәдиниҗатка көндәш Мир Хөсәен, илнең көньягында ясаган чыгышында: "Иран халкы - сарыф ителгән буш сүзләр өчен авыр җәзага дучар булырга тиеш түгел", дип белдерде. Аның фикеренчә, Иран үз мәнфәгатьләрен саклаганда, киеренкелекне арттырмыйча, салмак сәясәт алып барырга тиеш.

Мусави, Әхмәдиниҗат сәясәте турында, аның Һолокост фаҗигасе һәм Израиль хакимиятенә каршы ясаган чыгышынлары көнбатышта тәнкыйть кенә тудыра, дип әйтте.

Элек премьер-министр вазифасын башкарган Мусави Әхмәдиниҗат алдында торган иң зур көндәш исем дип санала.

Ирандагы президент сайлавы июньның 12-сендә узачак.
XS
SM
MD
LG