Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Тарих та талаштыра


Рейхстаг гөмбәзенә байракны Башкортостанның Мишкә районында туып үскән татар кешесе Гази Заһитов һәм аның иптәшләре куйган

Рейхстаг гөмбәзенә байракны Башкортостанның Мишкә районында туып үскән татар кешесе Гази Заһитов һәм аның иптәшләре куйган

Сәяси һәм милли мохиттә, бигрәк тә тарихи вакыйгаларны бәяләгәндә милләттәшләр капма-каршы фикергә таянып, үзара көрәш алып бара.

Чыннан да, бу дөньяда бөтен нәрсә дә кабатланып тора. Кыш артыннан яз, яз артыннан җәй килә, аннан көз, кыш җитә. Кеше туа, үсә, өйләнә һәм фани дөньядан китә. Карак урлаша, милиция аны тотарга тырыша. Байлар баеп сикерә, фәкыйрьләр үзләренчә җан асрый. Сарык үләнне ашый, ә бүре сарыкны. Бер сәясәтче икенчесен таптап, өскәрәк үрмәли, өченчесе күзен дә йоммый алдаша яки ихлас ялгыша. Бернинди үзгәреш, бернинди яңалык юк.

Икенче дөнья сугышының тәмамлануына 64 ел тулу Русиядә зурлап үткәрелә. Киләсе ел зур юбилей булачак. Кешеләр сугышта җиңүне искә алырга ярата. Ул язмышларны үзгәрткән, күз яшьләрен чыгарган. Хәтта җиңгән илнең таралган булуы да «онытыла». Яшь буын исә фашизмны ниндидер СССР түгел, ә Русия Федерациясе җиңгән дип уйлый. Иле юк, ләкин җиңүе бар. Ә җиңүләргә хуҗа һәрвакыт табылып тора.

Тарихта калган сугышта җиңүне сәяси максатларда да кулланып була. Русия президенты Дмитрий Медведев быел шаккатырды. Ул сугышта җиңү белән Грузия халкын котлады. Прямо шәхсән, үзе. Узган елда Грузиянең ике өлкәсен грузиннардан кисеп алганын искә төшереп тә тормыйча, грузиннарның фашизмны җиңүгә керткән өлешен зурлады ул. Ә башка елларда грузинның да, үзбәкнең дә, төркмәннең дә, башкаларның да җиңүгә өлешен искә алмый иделәр.

Иң гаҗәбе шул, шул ук Грузия белән Русия арасы бозылгач, шифалы ”Боржоми” суын сату киметелде. “Цинандали”, ”Киндзмараули” кебек грузин шәрәпләрен эчү Русия дәүләтенә хыянәт итү белән бер. Кем белә, бәлки хәзер Грузиядә сайлау якынлашканда, Русиянең сәяси мәнфәгатьләре, дипломатик кыйбласы бардыр?

Дмитрий Медведев грузиннарны бәйрәм белән котлаганда, Рейхстаг түбәсенә кызыл аләм кадаган Кантария һәм Егоровны искә алды. Янәсе, урыс һәм грузин кешеләре иң беренче булып, гөмбәзгә байрак куйганнар. Ә бит бу тарихи ялган. Рейхстаг гөмбәзенә байракны Башкортостанның Мишкә районында туып үскән татар кешесе Гази Заһитов һәм аның иптәшләре куйганнар. Фашистлар дәүләтенең символы булган бинаның түбәсенә Сталинның якташы грузин Кантария белән рус кешесе Егоровың байрак мендерүе яңадан махсус оештырылган пропаганда йоласы булып чыга. Һәм бу риваять һаман да яши.

Сугыш куркынычы милләтләрне, милли телләрне хөрмәт итәргә сәбәп булган. Икенче дөнья сугышы фронтларында 24 татар гәзите чыккан. Берәм, бүленмәс гаскәрдә күп теллелек яшәгән. Хәзер исә хәтта югары мәктәпләргә дә милли телләр «комачаулый», 20-30 төбәктә ачылган гәзитләр, радиотапшырулар ябылып бетеп бара.

Фашизмга каршы сугышта 150 артык татар кешесенә Советлар Союзы каһарманы исеме бирелгән. Татар булганы өчен бүләкләрне, генерал дәрәҗәләрен тоткарлау гадәте булуын да искә алсаң, бу бик зур сан. Бүләкләрне 100 кешегә бүлеп караганда, җан башына ясалган каһарманлыкта татарлар беренче урынга чыга. Димәк, татарлар үзләренең дәүләте булмаса да, торган иле, халкы өчен җанын фидан кылган.

Татарларны гел генә мактап торып та булмый. 60-70 ел элек барган сугыш аларны әле дә икегә бүлде. Идел-Урал легионында герман гаскәре сафында хәрби хезмәттә булган 20-30 мең татар-башкорт хыянәтчеме? Корбанмы? Әллә Штирлиц кебек яшерен каһарманмы? Фәүзия Бәйрамова легендага әверелгән Муса Җәлилгә альтернатива итеп, Герман җирендә оештырылган Идел-Урал комитетында эшләгән Гариф Солтанны аңа каршы куеп мәкаләләр бастырды.

Зур гауга чыкты. Эш шуңа барып җитте ки, Бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты бюросы Фәүзия Бәйрамованы тәнкыйтьләп белдерү бастырып чыгарды. Милли җәмәгатьчелек кем ягында дип баш вату урынсыз булып чыкты. Татар яшьләр дискотекага, өлкәннәр Май һәм Җиңү бәйрәмнәренә йөреп, капма-каршы фикерле Рафаэль Мостафин һәм Фәүзия Бәйрамованың икесенең берсен дә яклаучы да, каршы чыгучы да табылмады. Мондый битарафлыкның төбендә нәрсә ята? Хәзергә аңлап булмый.

Сәяси бәхәсләр туган телне яклау тирәсендә кабынганда, дәүләт һәм милләт темасы барыбер онытылмый. Ике дәүләт исеменнән бер-берсенә каршы сугышучы ике татар язмышы турындагы ”Телсез күке” әсәренә Тукай бүләге бирелде. Димәк, “Cөт калыр, Ватан китәр” дигән гыйбарә хәзер тагын да көчлерәк яңгырый.

Тарихчы Дамир Исхаковның АПН агентлыгына биргән әңгәмәсе “Туган телне саклау дуңгызга әверелмәү өчен кирәк” дип атала. Ул Фәүзия Бәйрамованың Идел-Урал легионын бәяләвенә каршы булуын әйткән. “Безгә радикальлек зыян китерә”, дип белдергән Дамир Исхаков.

Әйтергә кирәк, ”Идел-Урал легионы” китабынын авторы Искәндәр Гыйләҗев 1944 елда фашистик Германиядә үткән татар корылтае турында зур мәкалә язган. “Звезда Поволжья” гәзитендә басылып чыккан бу мәкаләдә тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрамованың әсирлектәге татарларның Грайфсвальдта үткәргән корылтайлары турындагы мәкаләсен сүтеп салган. Ул татар милли идеясенең фашист Адольф Һитлерның мәсләге белән уртаклыгы юк, татарлар белән фашистик Германиянең уртак мәнфәгате булмаган дип белдерә. Бәйрамованың җавабы хәзергә матбугатта күренми.

Менә шулай итеп, хәтта күптәнге тарих та татарларны икегә ике бүлә икән. Кем, ни өчен, кайсы тарафта торганын белеп тә, аңлап та булмый. Ә болай барысы да гадәттәгечә, бакчаларда бәрәңге утыртыла, урамнарда бәйрәм йөрешләре.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG