Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кариев театры сокландырды


Җомга кич Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре тәмамланды.

Казан яшь тамашачы театрын уфалылар зур кызыксыну белән көткән иде һәм аларның өмете тулысынча акланды. Тамашалар һәр көнне шыгрым тулы залларда барды һәм соңыннан озак алкышларга күмелде.

Кунакларның гастрольләре Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында 4 май көнне башланган иде. Гастрольләре барышында Кариев театры артистлары тамашачыларга тугыз спектакль тәкъдим итте. Кунакларның тамашаларына Уфадагы гади тамашачылар гына түгел, ә башка театрлар артистлары да кызыксынып йөрде. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артисты, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов сүзләренчә, Кариев исемендәге татар яшьләр театры аның өчен зур ачыш булган.

“Мин үзем Башкортстанда тусам да, театр артистлыгына Казан театр училищесында укып белем алдым, - ди ул. - Казанда яшәгәндә андагы театрларга күп йөрергә туры килде. Әле мин Уфада кариевлыларның күпчелек тамашаларына йөрдем. Искитмәле шәп коллектив икән. Сәхнәдә декорацияләр мобильлеге, динамика-тизлек тә бик ошады миңа”.

Иҗат сәфәре барышында кариевлылар “Умырзая” музыкаль драмасын, “Король Лир”, “Алмачуар”, “Ничек миллионер булырга?”, “Печән базары”, “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә”, “Йосыф-Зөләйха” спектакльләрен тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG