Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары зур җыенга әзерләнә


Бу елның 6 июнендә Уфада Башкортстан татарларының зур җыены үтәчәк.

Әле аңа әзерлек башланган. Шушы хакта сөйләшү өчен, Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары киңәшмә үткәрде. Мондый җыенны республика татар оешмалары шушы елның февралендә үк үткәрергә ниятләгән иде. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, ул һаман кичектерелә килде.

Утырышта әйтелүенчә, июнь башында Уфада узачак җыенда төп мәсьәлә булып Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеген рәсмиләштерү хәстәрлеге каралачак. Берничә ел элек үк Башкортстан Татар милли-мәдәни үзәгенең оештыру корылтае булып, аның низамнамәсе кабул ителде һәм идарәсе сайланган иде. Әмма бу мохтариятнең язмышы куанычлы булмады. Әлеге көнгә хәтле рәсми теркәлмәгән килеш кенә эшли ул. Танылган эшкуар Рамил Бигнов җитәкләгән татар мохтарияте бердәнбер рәсми теркәлмәгән мохтарият булып кала килде. Удмуртлар, чуашлар, марилар һәм башка милләтләр үз оешмалары теркәтә алды, ә менә татар мохтариятен теркәтү мөмкин булмаган хәл булып чыкты. Бу вәзгыятьтә татар оешмалары вәкилләре республика хакимиятләрен гаепли.

Әмма соңгы вакытта татар мохтариятен дә рәсми теркәтү мөмкинлекләре ачыла башлавы хакында мәгълүм булды. Рамил Бигнов әйтүенчә, Федераль Теркәү пулатының Башкортстан идарәсе ягыннан бу эшкә фатыйха бирелгән. Моның өчен, тик күпмедер районнарда татар милли-мәдәни мохтариятенең урыннардагы бүлекләре җыелышларын үткәрү һәм июнь аенда Уфада үтәчәк конференөиягә вәкилләр сайлау гына таләп ителә икән.

Хәзер татар җәмәгатьчелеге шушы эш белән мәшгуль. Бу хакта Рамил Бигнов: “Безнең Уфа татар милли-мәдәни мохтарияте бар иде. Менә әле Кушнаренко һәм Благовещен районнарында да мохтарият бүлекләрен төзедек һәм теркәттек. Алардан 6 июньдә үтәчәк конференциягә делегатлар сайланачак. Июнь аенда Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясе җыены да була. Шуңа кадәр без республика татар мохтариятен теркәп, Ассамблеягә әгъза булып керергә ниятлибез”, диде.

Киңәшмәдә, 6 июньдә үтәчәк җыенга әзерлек эшләрен оешкан төстә алып бару өчен, җаваплы кешеләр тәгаенләнде. Конференциягә Казаннан да кунаклар чакырыла.
XS
SM
MD
LG