Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак АКШ мәхкәмәсе карарыннан канәгать


Гыйрак рәсмиләре АКШ мәхкәмәceненm американ хәрбиен - 4 кеше үтерүдә гаепле тапкан карарын хуплады.

Стивен Дэйл Грин 2006 елның мартында Бәгъдадның көньягындагы Мәһмүдия шәһәрендә 14 яшендәге бер кызны көчләп, аның әни-әтисен һәм сеңлесең вәхшиләрчә үтергән булган. Ул бу җинаятьтән соң, артында эз калдырмау максатында өйне яндырган иде.

Аның гаепле табылуы, шулай ук халыкның АКШ мәхкәмәсенә булган ышанычын да арттыра. АКШ хәрбиләренең нинди дә булса кылган җинаять өчен җәзаландырылуын белү Гыйрак халкы өчен мөһим.

Гыйрактагы кеше хокуклары оешмасы башлыгы Вөждан Сәлим, АКШ мәхкәмәсе карарынан канәгать булуын белдерде.

АКШ хәрбие турында мәхкәмә карары дүшәмбе чыгар дип көтелә. Грин үлем җәзасына хөкүм ителергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG