Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Югары уку йортларының уставларына үзгәрешләр кертелергә тиеш


Русия мәгариф һәм фән министры урынбасарынан килгән яңа боерык нигезендә, фәннәр бары урыс телендә генә укытыла ала. Ә татар теле факультатив, ягъни өстәмә рәвештә генә калырга мөмкин.

Күптән түгел Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко Татарстанда булганда Казан дәүләт университеты ректоры һәм берүк вакытта ректорлар шурасы рәисе булган Мәкъзүм Сәлахов анардан республика югары уку йортлары җитәкчеләренең үтенечен кире какмауны сорады.

116.ру язуынча, министр документка үзгәрешләр кертәчәген вәгъдә иткән, әмма мәсьәлә һаман да хәл ителмәгән.

XS
SM
MD
LG