Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Җиңү көне парадында 9 мең хәрби катнашты


Советлар берлеге таркалганнан соң, бу кадәр хәрби әле бер елны да катнашканы юк иде. Шулай ук Кызыл мәйданга 100ләп хәрби техника, 70 очкыч һәм боралак чыгарылды.

Парадта катнашучыларга Русия армиясе җиһазландырылган заманча хәрби кораллар тәкъдим ителде.

Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә хәрби парадта чыгыш ясап, фашизмны җиңү - бүген дә мөһимлеген югалтмаган бөтен халыклар өчен “аерым-ачык дәрес”, диде.
XS
SM
MD
LG