Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI мөселманнарга һәм яһүдләргә ихтирамын белдерде


Рим папасы Бенедикт XVI Якын көнчыгышка сәфәре барышында диннәрара татулыкның мөһимлеген ассызыклап узды.

Үрдүн башкаласына килгәч ул Исламга карата ихтирамын белдерде. 3 ел элек Бенедикт XVI-нчының ислам белән көч куллануны бертигез куйган сүзләрен искә алып, кайбер Ислам башлыклары анардан гафу үтенүне таләп иткән иде.

Соңырак Нево тавында чыгыш ясап, Рим папасы христиан чиркәве белән яһүд халкы арасында “эзелмәс күпер” барлыгын әйтте.

Үрдүннән тыш, Бенедикт XVI-нчы Израиль һәм Фәләстиндә дә булачак. Аның сәфәре 15 майга кадәр билгеләнгән.


XS
SM
MD
LG