Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:58

Исламабад Талибан сугышчыларына каршы зур чаралар башлады


Идәрә вәкиле Аттар Аббас белдерүенчә, хәрбиләргә каршы 4-5 мең сугышчы тора.

Хәрбиләр сүзләренчә, алар арасында Әфганстан чиге аша Пакстанга үтеп кергән үзбәкләр һәм таҗиклар да булырга мөмкин.

Җомга көнне Пакстан хәрбиләре 140лап сугышчының үтерелүен әйтте. Хәрби чаралар вакытында иминлек көчләренең 7 хәрбие үлгән.
БМОның качаклар эше идәрәсе мәгълүматларына караганда, сугыш бара торган районнардан инде 200 меңләп кеше киткән, тагын 300 мең кеше китүгә әзерләнә.

7 майда Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гилании халык алдында чыгыш ясаганда, Сват үзәнлеге сугышчылардан азат ителгәнчегә кадәр чараның дәвам итәчәген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG