Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия президенты Җиңү көненә әһәмият бирмәгән


Русия президенты Дмитрий Медведев Җиңү көне уңаеннан, грузин ветераннарын котласа, Грузия башлыгы матбугат үзәге Азатлык радиосына хәбәр итүенчә, Михаил Саакашвили бәйрәм уңаеннан бернинди белдерүләр ясамаган.

Көньяк Осетия низагына кадәр Саакашвили ветераннарны тәбрикләп кенә калмыйча, шәхсән үзе алар белән очраша иде. Чөнки ул сугышта йөзләгән грузин үлүе мәгълүм.

Әмма бу юлы Грузия президенты Җиңү паркына килмәде. Әлеге паркта гадәттә исән калган ветераннар җыела. Бу юлы алар белән парламент җитәкчесе Давид Бакрадзе очрашты һәм ветераннарга саулык-сәламәтлек теләде.

Грузин телевизион каналларының яңалыклар тапшыруларында да бу вакыйга зур әһәмият бирелми. Ул оппозиция һәм хакимият арасындагы сөйләшүләр турындагы хәбәрләрдән соң гына яктыртыла.

Рәсми рәвештә 9 май Грузиядә - икенче дөнья сугышы бетү һәм Тынычлык көне буларак билгеләп узыла. Бөтендөнья ватан сугышы дип аны хәзер исән калган бик аз ветераннар гына атый.
XS
SM
MD
LG