Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

Гыйракта сәүдә министрының абыйсы кулга алынды


Ул коррупциядә гаепләнә.

Полиция белдерүенчә, сәүдә министры Абдулла Фәләх әл-Суданиның киңәшчесе булып эшләгән абыйсы – Сабах Мөхәммәд әл-Суданины пәнҗешәмбе илнең көньягында кулга алуга ирешкәннәр. Аны элек тә тоткарларга тырышканнар, әмма ул качып элгергән.

Шимбә көнне Гыйрак премьер-министры Нури әл Мәлики коррупциягә каршы көрәшне сугышчылар белән көрәш кебек көчле алып барырга чакырды.

Transparency International халыкара оешмасы мәгълүматларына караганда, Сомали һәм Мьянмадан соң, коррупция үсеше буенча өченче урында Гыйрак тора.

XS
SM
MD
LG