Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Журналист Сабери шикаятенә карар якын көннәрдә чыгарылачак


Тәһранда Роксана Сабериның апелляция шикаятен тыңлау тәмамланды. Аның карары якын көннәрдә чыгарылыр дип көтелә.

Чыгышы белән Ираннан булган 31 яшьлек американ журналисты Кушма Штатлар мәгълүмат чараларының Ирандагы хәбәрчесе булып эшләгән. Күптән түгел Сабери Америка файдасына шпионлыкта гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителде.

Сабери хөкемне гадел түгел дип саный һәм аны үзгәртү һәм төрмәдән чыгу өчен тырышлык алып бара.

Журналистның адвокаты мәхкәмә тыңлаулары тәмамланганнан соң, хөкем карарына үзгәрешләр кертелер дигән өмете барлыгын әйтте.

Кушма Штатлар гаепләүләрне нигезсез дип саный.

Америка һәм Европа берлеге Иран хакимиятеннән журналистны азат итүне таләп итте.

XS
SM
MD
LG