Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сват үзәнлегеннән китүчеләр арта


Пакстан армиясе “Талибан” хәрәкәтенә каршы хәрби чаралар башлау сәбәпле, меңләгән кеше Сват үзәнлеген ташлап китә башлады.

Якшәмбе иртән хакимият вакытлыча кешеләргә чыгарга рөхсәт биргәч, качакларның саны тагы да артты.

Соңгы атнада гына да төбәкне инде 100 мең кеше ташлап китте. Һуманитар оешмалар качаклар яши торган лагерьларда шартларның бик авыр булуын әйтә.

Сват үзәнлегендә талибларга каршы чаралар, сугышчыларның солых килешүенә дә карамастан, төбәкне яулап алырга тырышу очрагыннан соң башланды.

Пакстан хәрбиләре соңгы көннәрдә генә дә чаралар нәтиҗәсендә, 180ләп талибның үтерелүен белдерә.
XS
SM
MD
LG