Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

Мәскәүнең газ үткәргечендәге янгын сүндерелгән


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, якшәмбегә каршы төндә Мәскәүнең көньяк-көнбатышында газ үткәргече шартлау нәтиҗәсендә чыккан янгын сүндерелгән.

Газ үткәргеч шартлаудан 5 кеше пешү җәрәхәтләре алган, ике микрорайон телефон элемтәсез калган. Әмма иң күп зыян якында гына урнашкан Карпов исемедәге фәнни-тикшеренү институтына килгән.

12 машина тулысы белән янып беткән.

XS
SM
MD
LG