Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыда чәчәк көненә каршы булган яшьләр тоткарланган


Бакыда элекке Азәрбайҗан президенты Хәйдәр Әлиевның 86 еллыгы уңаеннан оештырылган - чәчәкләр көненә каршылык белдергән 50гә якын яшь кеше кулга алынган.

Әлеге яшьләр 30 апрель көнне Бакы нефть академиясендәге үтерүләр нисбәтеннән, бәйрәм уздыруга каршы чыга.

5 кеше инде шимбәдә үк кулга алынган иде. Шуңа да карамастан якшәмбе Бакының төрле районнарында каршылык чаралары тагын булгалады.

Чәчәк бәйрәменә каршылык йөзеннән кап-карадан киенгән яшьләрне шәһәр полициясе тоткарлады. Шулай ук нефть академиясе каршында яшьләр пикетын да полиция куып таратты.

Полициядә белдерүләренчә, яшьләрнең барысы да кичкә азат ителәчәк.
XS
SM
MD
LG