Accessibility links

Кайнар хәбәр

Есиповский боралак һәлакәтендә үлгән өченче губернатор


10 май көнне боралак һәлакате нәтиҗәсендә, Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Есиповский үлде.Ул һәлакәткә ауга барганда очраган дип фаразлана.

“Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, һәлакәт Байкалда Иркутски өлкәсенең Зур Голоустное авылы янында булган. Әлеге сәфәр рәсми теркәлмәгәне әйтелә.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, һәлакәт түбән очучы боралакның канаты нәрсәгәдер тиюдән килеп чыгуы ихтимал.

Губернатор үзенең шәхси, әмма әле күптән түгел генә төзекләндерелгән Bell-407 боралагында булган.

Әлеге боралакның аермасы шунда: аның белән ике пилот идәрә итәргә тиеш. Әмма бер пилот сәфәр рәсми теркәлмәү сәбәпле күрәсең, губернатор белән ауга барудан баш тартканы әйтелә. Мөгаен һәлакәт килеп чыгу сәбәбе дә бу тәртипнең бозылыуы, ягъни боралакта бер генә пилот булуы белән бәйледер.

Newsru.com язуынча, матбугат очрашуында Иркутскиның беренче вице-премьеры Сергей Сокол губернаторның сәфәре турында ачык кына берни әйтә алмаган. Аның сүзләренчә, сәфәр “туристлык темасы” белән бәйле булган. Life.ru исә губернатор ауга барган дип яза.

Боралакта губернатордан тыш, тагын 3 кеше булган. Бу – Иркутски өлкәсе хөкүмәт башлыгы урынбасары – Михаил Штонд, сакчылык хезмәткәре – Александр Шостак һәм пилот Виктор Кунов.

Есиповскийга инде боралак һәлакәтендә үлүче 3нче губернатор. Аңа хәтле Красноярски губернаторы Александр Лебедь һәм Сахалин башлышы Игорь Фәрхетдинов боралак һәлакәтенә очраган иде.

Иркутски өлкәсен Игорь Есиповский 2008 ноябреннән җитәкли башлады. 2005-2006 елларны ул “АвтоВАЗ” башлыгы булып эшләде.
XS
SM
MD
LG