Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Спартак” һәркем күңеленә дә барып җитәрдәй


11 майда Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXII Халыкара классик балет фестивале Аданның “Жизель” әсәре белән башлана.

Нуриев фестивалендә күрсәтеләсе балетларга иң беренче булып билетлар “Спартак”ка сатылып беткән. Бүген бер генә билет та табармын димә. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет Татар дәүләт академия театры биючесе Нурбәк Батулла сүзләренчә, “Спартак”ның казанча куелышы балет яратмаган кешенең дә күңеленә хуш килә икән.

“Анда брейк һәм заманча модерн элементлары да бар. Ул хәтта акробат трюкларына куелган. Ковтунның үз стиле бар. Классик балетны кабул итә алмаган кешеләр дә карый ала дигән фикер йөри”, ди Нурбәк Батулла Җәлил театрында 7 тапкыр башкарылачак “Спартак” турында. Казанда бу әсәрнең премьерасы узган елның октябрь башында булган иде.

Нурбәк Батулла
Ә менә “Спартак”та Нурбәкнең үзе өчен махсус бию дә куелган. “Балетмейстер ул номерны кую турында башына кертмәгән булган. Бервакыт труппага ачуы килеп өйгә кайтарып җибәрде. Ә мин башка бер педагог белән башка роль өстендә эшли идем. Ул: “Батуллин, син нишләп кайтып китмәдең?” дип сорады. Мин шаяртып кына, ә минем эшлисем килә, дип әйткән идем. Ул: “Ярар, сиңа хәзер бию куябыз”, дип көтелмәгән шул вариацияне эшләде. Көтелмәгән яңа номер килеп чыкты. Ул -- сарайдагы шамакай”.

Казан тамашачысы гына түгел, биючеләр үзләре дә Нуриев исемендәге фестивальне көтеп ала. Нурбәк Батулла да, бу халыкара чараны зур мәктәп, ди.

Театрның әдәби бүлеге башлыгы Жанна Мельникова сүзләренчә, дөнья балетының күренекле биючеләре, Мариин театры солистлары Анастасия һәм Денис Матвиенконың Казанга килүе зур вакыйга. Алар Казан фестивалендә “Жизель” белән “Баядерка”да төп партияне башкарачак.

“Рус балетының йолдызы монда театрда инде. Без хәзер аның белән бер залда шөгыльләнәбез. Аңа һәм монда килгән бию һөнәре остазларына карап без үзебезнең белемнәребезне арттырабыз”, ди Нурбәк Батулла.

Шулай ук бу юлы Казандагы фестивальдә Вена Дәүләт опера театрыннан Алия Таныкбаева, Мәскәүнең Станиславский һәм Немерович-Данченко исемендәге музыкаль театрыннан Алексей Любимов, Молдовадан Крестина Терентьева һәм Эстониядән Сергей Упкин да катнашачак.

Балет сәнгате белгечләре Нуриев фестиваленә Алматыдан килгән яшь биюче Әмир Жексембекка да зур өметләр баглый. Ул “Дон Кихот”та бииячәк. Алматы балет мәктәбен бетергән Руслан Савденов бүген Җәлил театрының күренекле солистларының берсе.

Нүрбәк Батулла сүзләренчә, ике балет мәктәбе дә: Алматыныкы да, Казанныкы да яхшы, тик Казакъстанда балетны һөнәрләре итергә теләүче егетләр икеләтә күбрәк икән.

“Бездә чыгарылыш сыйныфта 4-5 егет бетерү нормаль саналса, аларда ике тапкыр күбрәк. Сайлап алу мөмкинлеге зур. 8 егеттән икесенең йолдыз булу мөмкинлеге бар. Бездә 5 егет чыкканда әллә нәрсә көтүе бик авыр”, ди Нүрбәк Батулла.

Казанда Нуриев исемендәге фестиваль беренче тапкыр 1987 елда үтә. 1992 нче елда ул Халыкара дәрәҗә ала. Нәкъ шул елда Казанга легендар биюче, “оча торган татар” Нуриев үзе дә килә. Ул бу чарада дирижер буларак катнаша. 1993 елдан Нуриев рөхсәте белән әлеге классик балет фестивале аның исемен йөртә башлый.

Әлеге фестивальгә берничә көн кала, 6 майда “Рудольф Нуреев Казанда” дип аталган яңа китап та тәкъдим ителгән иде. Әлеге басмада моннан 17 ел элек, күренекле биюченең вафатына ярты ел кала, Татарстан башкаласында булган вакытлары турында язылган.

Китап тышлыгыннан ук җәлеп итеп тора. Чөнки монда биюченең фамилиясе “и” хәрефе белән түгел, ә “е” хәрефе белән Нуреев дип язылган. Әнә шул рәвешле китапны әзерләүчеләр тарихи дөреслекне кайтармакчы булган.

Алар әйтүенчә, бик күп документларда, биюченең совет паспортында һәм һөнәр берлекләре кенәгәсендә Нуреев дип язылган булган.
XS
SM
MD
LG