Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Бүген татар теле мәсьәләләренә багышланган махсус газет-журнал юк. Бу вазифаны бары тик “Мәдәни җомга” газетының “И туган тел...” кушымтасы үти.

Менә 16 ел дәвамында “И туган тел...” татар теле язмышы өчен кайгырып, аны саклау, аны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү, камилләштерү максатында чыга. “И туган тел...”нең беренче саны “Татарстан хәбәрләре” газетының махсус кушымтасы булып басыла. Әмма күпмедер вакыттан соң ул төрле сәбәпләр белән ябыла. Шуннан соң “И туган тел...” “Мәдәни җомга”да даими чыга башлый.

Кушымтаның исеме Габдулла Тукайның татар милләтенең гимнына әверелгән шигыреннән өзек белән аталуы игътибарга лаек.

“Шагыйрьнең милләтебезне миләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган, илебезне ил итеп тотып торган нигез ташларының берсе – ана телебез өчен горурлыгы, аның язмышы өчен януы да җан авазы булып чыккан шигъри юллары “И туган тел...”нең фикер-теләкләре, максаты белән аваздаш. Без шушы шигырьнең рухын тормышка ашыру юлында эшлибез”, ди кушымтаның мөхәррире, профессор Илдар Низамов.

Илдар Низамов сүзләренчә, “И туган тел...”нең кыйбласын билгеләгәндә тел белән бәйле төшенчәләр өч төрле юнәлештә булуга басым ясалган.

“Беренчедән, телнең төзелеше, куллану мөмкинлекләре (грамматика). Икенчедән, телне, ягъни шул мөмкинлекләрне шәхси һәм күмәк куллану (сөйләмият). Өченчедән, телнең халык, милләт яшәешендәге иҗтимагый халәте (социолингвистика). Менә шушы өч юнәлешне “И туган тел...” сакларга тырыша.

Әйтик, без тел төзелешендәге яңалыкларны биреп барабыз. Шул ук вакытта үзәктә телне куллану мәсьәләсе тора. Аерым алганда, тел куллануның теоретик нигезләре һәм көндәлек сөйләмдәге кимчелекләргә дә урын бирәбез. Бу рухтагы “Агач авыз, алта тел” сәхифәсе газетның беренче саныннан ук чыга башлаган иде”, ди Илдар Низамов.

Әйтергә кирәк, кушымтаның нигезен булдыруда газет укучылар зур роль уйнаган. Аның сүзләренә караганда, укучы үзен сәхифәнең чын хуҗасы, үзен аның өчен җаваплы дип хис итә. Алар өчен “И туган тел...”дә махсус “Укучы хаты”, “Укучы иҗаты”, “Укучы фикере” дигән сәхифәләр даими чыга.

“И туган тел...”нең мөхәррире Илдар Низамов әйтүенчә, Суверенлык турында декларация, Татарстан конституциясе, телләр турындагы канун кабул ителгәч, кыю хәрәкәт итәргә нигез, терәк барлыкка килә. Бу елларда газет-журналлар каршында телгә багышланган кушымталар чыга башлый. Әмма татар җәмәгатьчелегенең махсус фәнни-популяр басма булдыру идеясы бүгенгә кадәр канәгатьләндерелми.

“И туган тел...”нең беренче санында ук галимнәрнең Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев исеменә язган ачык хатын бастырган идек. Монда сүз тел мәсьәләләрен, тел сәясәтен күзәтә һәм өйрәнә торган фәннә-гамәли журнал кирәклеге турында иде. Менә бу журнал ук булмаса да, газет кирәк дигән идеяны да “И туган тел...” дәвам итеп килә. Без әледән-әле мондый басманы милләт күләмендә чыгарырга кирәк дибез. Әмма каршы килүче дә, бәхәсләшүче дә юк, әмма иганәчелек итүче дә күренми. Шушы ниятән сүрелмәскә кирәк иде. Телебезнең язмышын хәл иткәндә зур максатлы газетның булуы, татар халкы өчен бер дә артык чара булмас иде”, ди Илдар Низамов.

Илдар Низамов “И туган тел...” тәүге санын “Азатлык” радиосы архивына бүләк итте. Газетнең бу саны белән танышу укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Газетның нәкъ уртасында Габдулла Тукайның “Туген тел” шигыре урын алган. “Мөхәррир фикере” сәхифәсендә исә “Без... балыкмы, сарыкмы, әллә... халыкмы?” дигән мәкалә урын алган.

“Туган тел кешене шәхес иткән тылсымлы көч булган кебек кешеләр төркемен халык иткән бөек көч тә ул. “Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, “Иле барның теле бар”, “Телеңне сакла, дәүләт күрерсең”... Бу гасырлар буе дистәләрчә халыкларның ил-мәмләкәтләрнең казанышлары белән дә, гыйбрәт-сабагы, ачы язмышлары белән сыналган олы бер йомгак.
Илдар Низамов


...Шөкер, без балык ук түгел, бар әле безнең телебез.Тик моңарчы без сарык хәлендә булдык – кая өндәсәләр, шунда бардык, бүтән телле кубызларга биеп, үзебезнекен онытудан да чирканмадык. Җитте!Мондый йомшаклыгыбыз, булдыксызлыгыбыз өчен киләчәк буыннар безне кичермәс! Артта калгач, куып җитү, әлбәттә, кыен булыр. Безгә хәзер үк чынлап торып, телне өйрәнергә, күп көч салырга кирәк. “И туган тел...” исә бу юнәлештә халкыбызга кулдан килгәнчә булышырга омтылачак”, дип язылган кушымтаның 1993 елның 1 сентябрендә чыккан беренче санында.

Бу санда тел куллануның назәри нигезләренә багышланган “Сүзләрдә кеше язмышлары” мәкаләсе, “Агач авыз, балта тел” сәхифәсендә көндәлек сөйләмдәге кимчелекләр урын алган.

Шулай ук монда“Татарстан хәбәрләре” газетында татар теленә багышланган сәхифә булдыруны хуплап, пенсионер Шамил Латыйпов хаты да басылган.

“Минем фикеремчә, телебезнең бүгенге чорда иң куркынычлы һәм үтә йогышлы авыруы – тугандаш булмаган телләрнең сүзләрен ватып-сындырып булса да, татар сүзләре дип игълан итү, аларны һәр төрле сүзлекләргә һәм китап битләренә язып, халкыбызны шушы эшнең котылгысыз хәл булуына ышандырырга тырышудан гыйбарәт.

Сүзләрне тугандаш телләрдән, бигрәк тә төрки телләрдән алу, аларның тел байлыкларыннан файдалану туган телебзне үстерү юлынды иң отышлы юлдыр”, дип яза Шамил Латыйпов.

Инде “И туган тел...”нең соңгы санына да күз салыйк. Монда да беренче баганада ук Габдулла Тукайның “Ата илә бала” шигыре урын алган. Төп мәкаләләрнең берсе – “Әтнә театры: милләткә, ана теленә тугрылык” дип атала. Бу мәкаләгә Тукайның: “Театр - татар телен пропагандалауның чарасы”, дигән фикерләренә нигезләнеп язылган.

Мәкаләдән берничә цитат китерик. “Ана теле һәм театр Казан арты яшәешенең рухи үзәкләре, биредә алар бер-берсеннән аерылгысыз. Акылы һәм хисен үз телендә чагылдыра алганга, шул рәвешле рухын, яшәү рәвешен саклап калып, аны яңа буыннарга да тапшыра алганга күрә дә, халык театрны баласы кебек кайгырткан, саклаган, югыйсә, гап-гади бер авыл театры бер гасыр буена яшәп килә алыр идемени!.. Театр ул үзебезнең әдәби тел нормасын, сөйләм таләп-кагыйдәләрен ничек үтәвебезнең көзгесе, бизмәне, сөйләм кимчелекләрен бетерү коралы-чарасы да”, диелә мәкаләдә.

“Мирасыбызны барлыйбыз” сәхифәсендә Фатих Кәриминең үз вакытында “Шура” журналында урын алган булган “Татар күгенең якты йолдызы” дигән мәкаләсе күчереп бастырылган. Мәкаләдә сүз мәгърифәтче Гани Хөсәеновның тәҗрибәсенә нигезләнгән башлангыч белем бирүнең үзенчәлекләре турында бара.

Соңгы 20 ел дәвамында милли җәмәгатьчелекнең, галимнәрнең, журналистларның тел очында гел бер тема – туган тел язмышы булды. Телнең яшәеш даирәсен киңәйтү, аның грамматика, лексикология мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Татар телен укыту методикасы һәм программалары зур иҗтимагый, сәяси проблемага әйләнде. Бу хакта бәхәсләр парламентта, дәүләт думасында, хәтта югары мәхкәмәдә тикшерелде.

Бүген туган тел язмышына багышланган сүзлекләр, монографияләр бастырыла. Әмма туган телнең язмышы, кулланылышы турында татар җәмәгатьчелегенә юнәлдерелгән бердән-бер басма булып “Мәдәни җомга” газетының “И туган тел...” кушымтасы кала.
XS
SM
MD
LG