Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Реактор шартлаган урыннан 28 чакрым ераклыктагы Федоровка авылында Казан урамын Татарстан студентлары төзегән.

Төзүчеләр арасында ул вакытта Казан дәүләт университетының филология факультетында укыган Камил Мөхетдинов та була. Аңа тиздән 50 яшь тула. Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучы буларак, ул быел пенсиягә чыгачак. Атом станциясендәге шартлаудан соң булган мәгънәсез төзелешләргә, шау-шулы бәйрәм чараларына ул еллар узган саен гаҗәпләнебрәк карый.

"Татарстан-86" төзелеш отряды. Федоровка авылы. 1986 ел, август.
“Без анда йортлар төзедек. Реактор янында яшәгәннәр өчен бер авыл салынды. Зур төзелеш барган иде. Без Казан студентлары Казан (Казанская) дип аталган 11 йортлы бер урам салдык.

Ул вакытта без 53 кеше ватанпәрвәрләр идек. Анда барырга бер урынга ун кеше теләк белде. 1986 елда хәрби хезмәттән кайткан, университетта укый идем. Татарстандагы бөтен югары уку йортларыннан 53 студент сайлап алынды. Татарстанның партия өлкә комитетында ике-өч тапкыр барыбызны бергә җыеп киңәшләр дә бирделәр”, дип искә ала Камил Мөхетдинов.

“Татарстан – 86” төзелеш отряды


Араларында 7 кыз да була. “Татарстан-86” дип аталган төзелеш отряды сугышчылары Казан урамын ике ай дигәндә төзеп тә бетерә. Инде август ахырында Чернобыльнең үзендә яшәүчеләрне бу яңа салынган авылга күчереп, оркестрлар белән урам җыеннары ясап, яңа төзелгән өйләрнең ачкычларын тапшырып, өй туйлары да үткәрәләр.

Бу авылда барлыгы 200-ләп өй салына. Украинаның Николаев шәһәреннән зур төзелеш тресты да эшләгән. Мөхетдинов әле хәзер дә бу авылны нигә төзегәннәр икән, дип баш вата.

“Мин ул вакытта ук, нишләп болай эшлиләр соң, дип әйтә идем. Нурланышның таралу радиусы бик зур бит аның. Ә ул авыл Беларус ягына таба 28 чакрымга урнашкан. Җил дә гел шул якка таба исте. Ул авыл аеруча куркыныч янаган җирдә салынды. Шушы беренче күченеп килгән кешеләрне ярты елдан соң Себер, Казакъстан якларына җибәргәннәр, кайларгадыр таратып бетргәннәр.

Советлар Берлеге вакытында да хәзерге Русиядәге кебек барсы да арткы капкадан эшләнә торган иде бит. Башта эшлиләр, ә аннары уйлый башлыйлар. Хәзер дә бит юлга башта асфальт җәелә, ә аннан соң аны ватып торба үткәрәләр”, ди Мөхетдинов.

"Татарстан-86" командиры Нури Мостафаев (с) һәм "Омич" командиры Владимир Карих. Федоровка авылы, 1986 ел, август.
Казан урамын төзегәндә үк татарстаннар үзләренең нурланыш дәрәҗәсе зур булган урында эшләгәннәрен сизеп торган. Һәркөнне аларның күпме зыян күргәннәрен тикшерәләр, һәр кич саен мунча керергә кушалар һәм яңа киемнәр бирәләр.

2 сентябрь көнне Казан урамын төзеп кайтучыларны Татарстан башкаласында зур хөрмәт белән каршы алалар. Рәсмиләр дә килә, ялкынлы сүзләр дә сөйләнә.

Камил Мөхетдинов Казан дәүләт университетын тәмамлагач, гаиләсе белән Төмән өлкәсенең Ялутр районындагы Исәт авылына укытучы булып эшкә китә. 1991 елда Татарстаннан аңа республиканың министрлар шурасына чакырып телеграмма килә. Ашыгыч рәвештә кайтып төшкәч, Мөхетдиновка Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучы таныклыгы тапшырыла.

100 меңгә Чернобыль таныклыклары сатылган


“Елъярымнан соң мин ул таныклыкны югалттым һәм 15 ел дәвамында кабат ясата алмадым. Министрлар шурасына ике-өч мәртәбә бардым, депутатларга берничә тапкыр кердем. Бөтенесе аңладылар, күчермәсен бирергә кирәк, дип хәлемә керергә тырыштылар. Барыбер очына чыга алмадылар.

Мин ярты ел йөргәннән соң, әлегә сәламәтлегем бар дип, кулымны селтәдем. Ул таныклыкның күчермәсен ике ел элек кенә кабат алуга ирештем. Ансын да танышлык белән һәм 70 мең сум акча биреп. Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары тикшерде.

Чөнки ул вакытта таныклыкны 100 мең сумга сатып алучылар бик күп булган. Шуннан соң тишкерүләр башланган. Яңа Савин районы социаль яклау бүлегендә миңа, тикшерүне 40 кешедән бары бер син генә үттең, дип әйттеләр”, ди Мөхетдинов.

Ярдәм акчасын ала башлаганга ике ел


Бүген Мөхетдинов Казанда яши. Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан кеше буларак, һәр ай саен 6 мең сум ярдәм акчасы алып тора. Бу акчаны аңа таныклык нөсхәсен биргәч кенә түли башлаганнар. Сәламәтлеге начарлана башлаганга 10 ел узган.

“Безнең нәселдә йөрәге авыртучылар юк. Әти-әни, синең Чернобыльгә барганга авырта инде ул, дип әйтә. Бер 10 ел дәвамында аритмия миндә, кан басымы уйный”, ди Мөхетдинов.

XS
SM
MD
LG