Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Украина Чернобыль казасының 25 еллыгын искә ала


Киевта Чернобыль корбаннары һәйкәле янында.

Киевта Чернобыль корбаннары һәйкәле янында.

Чернобыльгә Украина һәм Русия президентлары, Рус православ чиркәве башлыгы Кирилл килде.

Украинада бүген Чернобыль атом казасының 25 еллыгын искә алалар. 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электр станциясендәге шартлаудан соң Европаның шактый зур өлешен нурланышлы болыт каплап алды. Соңрак йөзләрчә мең кеше яшәгән урыннарыннан читкә күчерелде. Каза Украинада һәм Беларуста меңнәрчә кешедә яман шеш авыруына сәбәп булды.

Дөньядагы иң зур атом казасы корбаннарын искә алу чарасында, бүген Киевта йөзләрчә шәм кабызылды, казадан соң узган 25 елны билгеләп 25 мәртәбә чаң кагылды.

Искә алу чаралары шулай ук илнең башка урыннарында, шул исәптән Чернобыль станциясенең күп кенә элекке хезмәткәрләре яши торган Славутич шәһәрендә дә үтте.

Медведев белән Янукович казаның беренче корбаннарына һәйкәлнең нигез ташын салуда катнаша.
Чернобыльдә казаны искә алу чарасында Украина президенты Виктор Янукович, Русия президенты Дмитрий Медведев, Рус православ чиркәве башлыгы Кирилл да катнашты.

Медведев Чернобыльдәге чыгышында каза сабакларының берсе хөкүмәт эшчәнлегенең үтә күренмәле булырга тиешлеге диде.

“Хөкүмәтнең вазифасы кешеләргә дөреслекне әйтү. Хөкүмәтнең кайвакыт дөрес эшләмәгәнлеген танырга кирәк. Мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын өчен без барыбыз да намуслы булырга, кайда гына, ни генә булса да, ул турыда дөрес мәгълумат бирү», - диде.

Беларус президенты Александр Лукашенко исә бу җитәкчеләргә кушылмыйча Чернобыль казасыннан иң нык зыян күргән Беларус төбәкләрен аерым гына сәфәрдә булды.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә иминлек тикшерүендәге җитешсезлек сәбәпле дүртенче санлы реакторда шартлау булып янгын чыга.

Нурланышлы матдәләр Украинаның, Беларусның, көньяк Русиянең шактый зур өлешенә тарала. Зарарлы матдәләрне җил Көнбатыш Европага кадәр алып китә.

Шартлау булганнан соң иртән эшкә килгәндә күргәннәрен Чернобыльдә эшләгән Андрей Гусин: “Елга аша Припять күперенә керү белән станция күренә иде инде. Тыштагы җимереклекләр ачык күренә иде. Без әлбәттә эшкә керешкәндә җимерелүнең ни дәрәҗәдә булганлыгын белми идек. Әмма аның зур булганлыгы аңлашыла иде», - дип искә ала.

Рәсми саннарга караганда, шартлаудан соң беренче чорда утызлап кына кеше һәлак булган. Әмма бәйсез белгечләр бик күпләр соңрак нурланышка бәйле яман шеш кебек авырулардан вафат булды ди.

Совет хакимияте каза турында ике көн буе берни дәшми торды. Кайберәүләр хәтта совет җитәкчелеген бу казаны бөтенләй яшереп калдырырга җыенуда гаепләде.

Ахыр чиктә Чернобыльдән 30 чакрым арадагы барлык шәһәр-авыллардан йөзләрчә мең кеше ашыгыч рәвештә читкә күчерелде.

Дистәләрчә ел буе беркем яшәмәгән бу төбәккә, нурланыш дәвам итүгә карамастан, соңгы арада кайберәүләр кире кайтып инде яңадан үз өйләрендә яши башлады.


Атом электр станциясе әле шартлаудан соң да 2000 елга кадәр электр энергиясе җитештерүен дәвам итте. Әмма халыкара басым нәтиҗәсендә ул чактагы Украина президенты Леонид Кучма шул елда станциядәге соңгы реакторны туктатырга кушты.

Дүртенче реакторны каплап торучы иске саркофаг.
Узган атнада Киевта Чернобыль казасының 25 еллыгына багышланган халыкара конференциядә дүртенче реакторны каплау өчен яңа япма төзү эшләренә 550 миллион евро җыелды.

Метал һәм бетоннан ясалган, “саркофаг” дип йөртелгән япма инде искереп аның аша нурланыш тагын читкә тарала башлады.

Казага 25 ел тулган көнне президент Янукович яңадан халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп япманы төзү өчен җитмәүче 200 миллион евроны җыярга чакырды.

Аның интернет сәхифәсендә “Чернобыль планета масштабындагы каза булды. Һәм аңа тиешле җавапны да дөнья җәмәгатьчелеге генә бирә ала”, - диелә.

XS
SM
MD
LG