Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Казандагы бер төркем татар яшьләре ана теленең кулланыш даирәсен киңәйтү өчен төрле чаралар уздыра. Белковский киләчәктә Татарстанда милләт киләчәген кайгыртучы кәефләр артачак дип саный.

Кичә узган “Мин татарча сөйләшәм” акциянең йомгаклау чарасы Казандагы Бауман урамында шактый яшьләрне җыйды. Сер түгел, элек татар теле һәм мәдәнияте өчен нигездә авылдан чыкканнар борчылса, хәзер аларга шәһәрдә туып үскән яшьләр дә кушылды.

Сәясәт белгече, милли стратегия институты җитәкчесе Станислав Белковский яшьләрнең ана теле киләчәге өчен борчылуны Русиянең бүгенге сәясәте белән бәйли. Аның фикеренчә, Русиянең бердәм дәүләт буларак көчсезләнә баруы, аның үз тарихи перспективаларын күзалламавы, коррупциянең артуы илдә үзбилгеләнүләргә нигез тудыра.

Ул моңа мисал буларак соңгы җанисәптә “сибиряк”ларның күпләп пәйда булуын әйтә. Һәм берничә елдан аларның урыслардан аерым бер милләт төзүен бик мөмкин хәл дип саный. Ул әлеге күренешне яңа үзбилгеләнү буларак бәяли. Шул ук вакытта әле Белковский элекке үзбилгеләнүгә кайту да барлыгын әйтә. Һәм моңа мисал итеп татарларны китерә. Аның сүзләренчә, таталарның бу адымны сайлавы Мәскәүнең соңгы еллардагы сәясәте гаепле.

“Узган гасырның 90нчы еллары башында Татарстан Русиянең бер өлеше дип билгеләнде. Бу аерым шартларда Русияне дә Татарстанны да канәгатьләндерде. Ул вакытта Татарстан үз хакимият оешмаларын формалаштыра алды, татар телен һәм мәдәниятен үстерде һәм күпмедер мәгънәдә үзен федераль үзәктән бәйсез итеп тыярга мөмкинлек туды. 2000 елларда бу вәкаләтләр бүленеше юкка чыгарылды дияргә була. Республика җитәкчесен хәзер Мәскәү билгели, президент атамасы бетерелде, бу әлбәттә татарларның кәефенә нык тәэсир ясады”, ди ул.

Белковский мондый очракта Русия составында булган Татарстанда татарларның мәнфәгатьләре ни дәрәҗәдә кайгыртыла дигән сорау килеп туа.

Дәүләт теленнән тыш, рәсми телләр кирәк

Чыннан да 90нчы елларда толерантлык, ягъни татар һәм урысларның, мөселман һәм православларның тату яшәве нигезендә, Татарстан бар дөньяга үрнәк итеп күрсәтелә иде. Ләкин Русия президентының урысларга өстенлек бирү турындагы сүзләреннән соң, Татарстандагы урыс милләтчеләре дә “узына” башлады. Алар инде Казанда “Урыслар сәламәт яшәү яклы” дигән чара уздырды, күптән түгел татар теленең укытылуына каршы митингка чыкты. Белковский исә Татарстанда мондый хәлләр сепаратистлар тенденциясе артуына һәм киләчәктә Татарстанның Русия эчендә булу мәсьәләсе көн кадагына килеп басачак дип саный.

Ул бүгенге көндә Мәскәүнең республиканы күп кенә вәкаләтләреннән мәхрүм итүен аяныч хәлләргә китерәчәк дигән фикердә.

“Чөнки 90нчы еллардагы тәртип Татарстанга гына түгел башка күп кенә төбәкләргә дә файда китерде. Хәзер исә Кремль басымны нәкъ төбәкләр элитасына башлады дияргә була. Әгәр субъектның элекке җитәкчесе элитага тәэсир итә торган сәяси фигура булса, бүген ул федераль үзәкнең финанс таләпләрен кайгыртучы менеджер гына. Әлбәттә төбәк белән идарә итүнең мондый моделе ул татар үзбилгеләнүенә нык тәэсир ясый һәм татар милләтчеләренең җавап буларак баш күтәрү гадәти әйбер”, ди Белковский.

Аның фикеренчә, татар мәдәнияте, мәгарифен “кысу” дәвам иткән очракта “шартлау” үзен озак көттермәскә мөмкин. Ул Русиядә кимендә алты тел рәсми тел булырга тиеш дигән фикердә.

“Урыс теле дәүләт теле булып кала. Әмма җирлектәге халыкка карап тагын рәсми телләр дә билгеләнергә тиеш. Татар һәм украин телләренә бу аеруча да кагыла”, ди Белковский.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG