Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рәхимов миллиардлары” тирәсендә гауга кыза, ачыклык кими


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов

Башкортстан мәхкәмәсе Мортаза Рәхимов карамагындагы “Урал” фондына акчаларның канунлымы, канунсызмы кертелүе мәсьәләсен тикшерүне берничек тә башлый алмый.

Башкортстанның “Салават Юлаев” исемендәге хоккей такымының Гагарин кубогын яулап алуы халыкның шатлык истериясен тудырып кына калмады, ә бу такымның төп иганәчесе булган элекке президент Мортаза Рәхимов карамагында булган “Урал” хәйрия фондына тупланган галәмәт зур акчалар тирәсендәге җәнҗал учагына өстәмә керәчин сипте.

Абруйлы Forbes журналы сайтында (Forbes.ru) “Салават Юлаев” такымының финанс хәлен тикшерү нәтиҗәләре китерелә. Аннан күренгәнчә, “Салават Юлаев”ның еллык бюджеты 66 миллион долларга җитә. Канададагы иң бай хоккей такымнары бюджетына тиң бюджетлы “Салават Юлаев”ка акчалар, нигездә, Мортаза Рәхимов кулындагы фондтан күчерелә икән.

Әмма иң кызыгы – икенче нәрсә. “Урал” фондыннан күчерелгән бу акчаларның 90 проценты килешүләргә, хоккейчыларга һәм тренерларга премиаль түләүләргә, менеджерларга бонусларга китә икән. Иң гыйбрәтлесе – “Урал” фондыннан “Салават Юлаев”ка күчерелгән акчаларның өчтән бере диярлек ($21.5 млн) Мортаза Рәхимовның чит илдә яшәүче улы Урал Рәхимовка җибәрелә икән.

Аңлашыла ки, республиканың нефть тармагы предприятиеләрен сатудан кергән $2 миллиардның (“Салават Юлаев” шушы акчаларның проценты исәбенә финанслана) бюджетка түгел, ә аталы-уллы Рәхимовлар контролендә булган хәйрия фондларына күчерелүе (соңрак ул фондларны бер – “Урал” исемле фондка берләштерделәр), күпләрдә сорау тудыра.

Шуларның берсе, Уфадагы юрист Евгений Кареев, ул акчалар хәйрия фондына канунны бозып кертелгән, шуңа күрә алар фондтан алынып, бюджетка күчерелергә тиеш дип, 2010 елның декабрендә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак ул таләпләрен бераз киңәйтте. Кареев фикеренчә, гомумән, Башкортстандагы нефть предприятиеләрен, ул вакыттагы президент Мортаза Рәхимов фәрманы нигезендә хосусыйлаштыру кануны бозып эшләнгән. Шуңа күрә, шушы канун бозуларны “күрмәгән” Башкортстан прокуратурасы да җавапка тарттырылырга тиеш, дип бара ул.

Ә прокуратура исә, вакытны сузарга теләпме, Кареев белән мәхкәмәнең Уфаның кайсы районы мәхкәмәсендә – Кировмы, Совет районындагысындамы үтәргә тиешлеге тирәсендә бәхәс куптарды. 22 апрельдә шушы мәсьәләне Уфаның Октябрьский районы мәхкәмәсендә карадылар. Мәхкәмә бинасы каршында “Башкортстан татарлары” берләшмәсе пикет та оештырырга ниятләгән иде. Әмма, мәхкәмә бинасы янында пикет оештырырга ярамый дип пикетны үткәрү тыелды.

22 апрельдәге мәхкәмә әлегә бернәрсәне дә хәл итмәде. Бәлки, гомумән, бу эшне тиздән караудан да баш тартырлар. Кайбер мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә Мортаза Рәхимов Русиянең кодрәтле премьеры Владимир Путин белән очрашуга ирешкән. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, Рәхимов Мәскәүдән кайткач, республика президенты Рөстәм Хәмитов белән берлектә әлеге фонд тирәсендәге аңлашылмаучылыкны бетерүләрен беркеткән документка кул куеп, аны Мәскәүгә җибәргәннәр.

Ничек кенә булмасын, бер нәрсә ачык – мондый мәсьәлә Русиядә мәхкәмәдә хәл ителми. Президентлыктан китүче Мортаза Рәхимовның түшенә Русиянең иң зур орденын тагучы президент Дмитрий Медведевның Башкортстан нефть тармагы тирәсендәге хәлләрне белмәвенә ышану авыр.

Димәк, бу эшкә ноктаны югары кабинетларда куячаклар. Ә бәлки, куйганнардыр да инде.
XS
SM
MD
LG