Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

БМО Иминлек шурасы Сүриядәге вәзгыятьне тикшерә


БМО Иминлек шурасы бүген дә Сүриядәге вәзгыятькә кагылган резолюция өлгесен тикшерә.

Кичә ябык ишекләр артында үткән киңәшмә вакытында БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Сүрияне демонстрантларга ут ачкан һәм халык чыгышларын бастыру өчен авыр хәрби техника куллануда гаепләде.

Дүрт көн дәвамында халык күтәрелешләрендә илдә 400-ләп кеше үлде. Сүриянең көньягындагы Дәръа шәһәренә гаскәр кертелде.

Европа Берлегенең беркадәр илләре АКШ хуплавы белән Сүрия хакимиятен гаепләп Иминлек шурасына резолюция кертте. Дипломатлар Русия һәм Кытай әлеге резолюциядәге катгый таләпләрне хупламас дип белдерә.

XS
SM
MD
LG