Accessibility links

Беларуста тагын бер оппозиционер төрмәгә утыртылды


Бүген Беларуста тагын бер оппозиционерга гаепләү белдерелде.

Президентлыкка намзәт булган Андрей Санниковның ышанычлысы, “Европейская Беларусь” кампаниясе җитәкчеләренең берсе Дмитрий Бондаренко 19 декабрьдәге президент сайлавы көнендә дәүләт түнтәрелеше оештырырга тырышуда гаепләнеп ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Соңгы сүзендә Бондаренко гаепләү белән килешмәвен әйтте. Аның фикеренчә, мәхкәмә белдергән “гомум тәртипсезлекләр” бу җинаять түгел, ә сәяси эш. Бу хакта Бондаренконың адвокаты да белдерде. Аның сүзләренчә, мәхкәмәгә бары 19 декабрь көнне хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителмәгән чара узуын һәм анда Бондаренконың да катнашуын гына исбат итүгә ирешкән. Әмма аның тәртипсезлекләргә китергән чараларны оештыруда катнашуына бернинди дәлилләр дә юк.

Ләкин адвокатның сүзе мәхкәмәдә искә алынмаган һәм Бондаренко инде 19 декабрьдә митингта катнашып төрмәгә утыртылган сигезенче кеше булды.
XS
SM
MD
LG