Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:48

Тибетның сөргендәге хөкүмәте җитәкчесе сайланды


Сөргендәге тибет хөкүмәте башлыгы итеп юрист, АКШның Һарвард университеты укытучысы 43 яшьлек Лобсан Сангай сайланды.

Ул март азагында узган сайлауда 55% тавыш казанды. Анда бөтен дөнья буйлап яшәгән дистәләрчә мең тибетлар катнашты.

Яңа хөкүмәт башлыгына күптән түгел сәясәттән китүен белдергән рухи башлык Далай-Ламаның барлык сәяси вәкаләтләре күчәчәк. Сангай Һиндстанда туган һәм беркайчан да Тибетта булмаган.

Тибетның сөргендәге хөкүмәте 1950 елда Кытай тарафыннан басып алынганчы булган Тибет дәүләте җитәкчелеге варисы. Ул дөньяның бер иле тарафыннан да рәсми танылмаган.

XS
SM
MD
LG