Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Сүриядә 450 кеше үлде, ди


Сүрия хокук яклаучылары илдә алты атна дәвам иткән протест чараларында һәлак булганнарның саны 450дән артты, дип хәбәр итте.

Корбаннарның күбесе илнең көньягындагы Дараа, шулай ук Дәмәшк һәм урта диңгез яры буендагы шәһәрләрдә.

Бүген БМО Иминлек Шурасы Сүриядәге вазгыятьне тикшерә. Кабул ителәчәк резолюция өлгесендә хакимиятләрнең урам җыеннарында катнашучыларга каршы көч куллануы тәнкыйтьләнә.

Русия һәм Кытайның әлеге резолюциягә каршы тавыш бирү ихтималы бар, дип фаразлана.

Җомга көнне Сүриядәге хәлләр турында шулай ук Женевада БМОның кеше хокуклары шурасы утырышында да сүз булачак.
XS
SM
MD
LG